Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тарлан» фильмы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкара кинофестиваль бүләгенә лаек булды
Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча иҗат ителгән Татарстан һәм Казахстанның уртак хезмәте булган «Тарлан» фильмы V Әл-Айн халыкара кинофестивалендә (БГӘ, Абу-Даби) жюри тарафыннан бүләккә ия булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әл-Айнда узган кинофестивальнең халыкара конкурс программасында төрле илләрдән 7 кинотасма катнашты. Шуларның өчесе генә (Һиндстан, Сирия һәм Россия фильмнары) призлы урыннарга лаек дип танылды. Алар арасында режиссер Юлия Захарованың Татарстан һәм Казахстанның копродукциясе – «Тарлан» фильмы да бар: ул авыл малае белән колынның дуслыгы турында. Бүләкләр фестиваль президенты Әмир Сәлмән катнашында тапшырылды.
Кинофестивальне оештыручылар кулыннан бүләкне «Тарлан»ның продюсеры, «Татаркино» директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз