Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тарихтан бердәм дәүләт имтиханында телдән тапшыру өлеше барлыкка киләчәк
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) 2030 елга тарих буенча бердәм дәүләт имтиханына телдән тапшырыла торган өлешне кертергә исәп тота. Бу хакта ведомство җитәкчесе Анзор Музаев сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Түрә сүзләренчә, хәзерге вакытта кайбер гуманитар предметлардан имтиханның телдән тапшырыла торган өлеше модельләрен эшләү башлана.
«9 нчы сыйныфта тарих буенча имтиханда телдән тапшыру моделе барлыкка килә, ул 2028 елда штат режимына керәчәк. Димәк, без беренче чиратта тарихны предмет буларак караячакбыз, анда бу блок беренчеләрдән булып барлыкка килергә тиеш. Ориентир – 2030 елга», - дип аңлатты Мусаев.
Шул ук вакытта бердәм дәүләт имтиханында телдән тапшырыла торган өлеш белән тулыландырылачак предмет, мөгаен, әдәбият булыр, дип ачыклык кертте ул.
Моннан тыш, Анзор Музаев өстәп әйткәнчә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга борчылырга кирәкми, чөнки модельне эшкәрткәннән алып аны гамәлгә керткәнгә кадәр гадәттә дүрттән биш елга кадәр вакыт уза.
Элегрәк Рособрнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча телдән имтихан 2028 елдан башлана. Моңа кадәр ул яңа модельне башта илнең төрле төбәкләрендә сынап караячаклар һәм укытучылардан алынган мәглъматларны исәпкә алып эшләп бетерәчәкләр, дип раслаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз