news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа сулыш: Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган 6 яңа китап тәкъдим ителде

Татарстан китап нәшрияты Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган алты яңа китап тәкъдим итте.

Яңа сулыш: Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган 6 яңа китап тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Ногай» комплексында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырылган яңа китаплар тәкъдим ителде. Алар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган. Чарада аның иҗатын өйрәнүчеләр, язучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Кунакларны видеоэлемтә аша шагыйрьнең нәсел дәвамчылары сәламләде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чарада Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган алты яңа китап тәкъдим ителде. Алар шагыйрьнең төрле иҗат юнәлешләрен һәм тормышының төрле вакыйгаларын колачлый. Китаплар арасында ике балалар китабы, ике вокаль һәм хор өчен язылган әсәрләр тупланган китап, шагыйрьнең автобиографиясе тәкъдим ителгән «Җәлил» китабы һәм аның фотолары, иҗатына бәйле рәсемнәр тупланган фотоальбом бар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Татарстан китап нәшриятында һәр ел татар классикларының китаплары даими рәвештә бастырылып тора. Һичшиксез, быелгы юбилей елында да без читтә калмадык, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган берничә проект тәкъдим ителде», – дип искәртеп узды Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миңнуллина.

Ул әлеге китаплар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ләйсән Миңнуллина Муса Җәлилнең истәлекле фотолары һәм аңа багышланган рәсемнәр, тарихи вакыйгалар сурәтләнгән китап-фотоальбом булдыру турында сөйләде.

«Мондый форматтагы альбом соңгы тапкыр 1986 елда, Муса Җәлилнең 80 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән булган. Әлеге китап тарихта яңа сулыш, елдан-ел фотографияләр искерә, яңа мәгълүматлар пәйда була, шуңа күрә яңа форматта, актуаль язмалар тупланган басма булуы бик мөһим. Монда Татарстан китап нәшрияты архивыннан алынган архив фотолары, төрле репродукцияләр урын алган. Без Милли музей, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее белән берлектә эш алып бардык. Шулай ук шагыйрьнең туган авылы Оренбург өлкәсе Мостафа авылындагы музей белән дә элемтәдә булдык», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Искәндәр Гыйләҗев: «Мондый басмалар бик еш күренми»

Альбомда фотолар гына түгел, сурәтләргә аңлатмалар да тәкъдим ителә. Әлеге язмаларның авторы – китапның фәнни консультанты, тарих фәннәре докторы, Муса Җәлилнең мирасын өйрәнүче галим Искәндәр Гыйләҗев.

«Әлеге басмаларның дөнья күрүе безнең республика тормышында һәм Муса Җәлилнең тарихын өйрәнүдә зур вакыйга. Ел дәвамында, аеруча февраль аенда бик күп чаралар узды, әлеге басмалар узган чаралар арасында иң әһәмиятлеседер. Әлеге альбом бик тә урынлы булды. Муса Җәлилне өйрәнүдә, аның көрәштәшләренең тормышын, эшчәнлеген өйрәнүдә яңадан-яңа тәҗрибәләр тупланды, ниндидер яңа күренешләр, вакыйгалар ачылды, һәйкәлләр куелды, матур-матур чаралар уздырылды, китаплар бастырылды, әлеге эштә яңа шәхесләр килеп чыкты. Әлбәттә, аларның барысын да чагылдырырга кирәк иде», – дип сөйләде ул.

Галим китапның яшь буынга юнәлтелгәнен билгеләп узды.

«Альбомның фәнни-популяр характерда булуы мөһим. Бу безнең яшь буынга юнәлтелгән басма, аның тәрбияви роле бик югары. Бу бер яктан караганда альбом, анда төрле фотолар урнаштырылган, шул ук вакытта һәрбер фотога конкрет фәнни мәгълүмат тәкъдим ителә. Әлеге мәгълүматлар төгәл, тикшерелгән, фәнни нигезле. Без объективлыкка һәм төгәллеккә омтылдык. Нәтиҗәдә шундый синтез килеп чыкты – бер яктан матур-матур мәгънәви фотолар, икенче яктан бик тә кирәкле һәм әһәмиятле фәнни мәгълүмат. Хәзер вакытта яшьләр күбрәк тышкы якка, формага игътибар итә, без исә китапның эчтәлеге дә тышына тиң булсын дип тырыштык. Мондый басмалар бик еш күренми, әлеге хезмәт дөнья күргән икән, бу зур уңыш», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Киләсе китаплар – Муса Җәлил шигырьләреннән торган «Алтын кояш нурларында» исемле икетомлык. Әлеге җыентыклар Татарстан композиторларының вокаль һәм хор өчен язылган әсәрләреннән төзелгән. Китапларны булдыру тарихы белән тамашачыларны И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллияте җитәкчесе Айрат Җәббаров таныштырды.

«Казан музыка көллияте бинасы 1886 елда төзелгән, әлеге бинаны реконструкциягә әзерләгәндә без китапханә фондларын карый башладык һәм күп ноталар инде бик күптән чыгарылган булуын аңладык. Кайберләрен 45 ел элек, әле мин үзем көллияттә укыганда кулланган идек, алар ул чакта ук инде иске иде. Шуннан соң без Татар китап нәшрияты җитәкчеләре белән очрашып сөйләштек тә, әлеге ноталарны берләштереп китап итеп бастырырга карар кылдык. Әлеге ике китап шулай барлыкка килде, бүген инде безнең студентларыбыз әлеге яңа китаплар буенча әзерләнә. Китаплар татар халкы сибелеп яшәгән төбәкләрдә дә кирәк булыр, төрле җирләргә барып җитер дип ышанам», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Кечкенә дуслар», «Сандугач һәм чишмә балладасы», «Җәлил» китаплары төрле яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен тәкъдим ителә. Әлеге басмалар тарихы белән кунакларны Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе һәм махсус проектлар җитәкчесе Айсылу Галиева таныштырды.

«Кечкенә дуслар» – Муса Җәлилнең мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган шигырьләреннән төзелгән китап. Китапның рәссамы – Айсылу Гарипова. Әлеге китаптагы шигырьләрне һәрберебез дә кечкенәдән яттан белеп, өйрәнеп, сөйләп үстек. Биредә еш укыла торган шигырьләр генә тупланган, аларга шулай ук җырлар да язылган. Тагын бер китап – «Сандугач һәм чишмә балладасы». Әлеге китап репринт басма, ул 1985 елны, шагыйрьнең 80 еллыгы алдыннан чыгарылган булган. Аның рәссамы – Татарстанның халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов. Тагын бер китап – «Җәлил». Биредә кечкенә Муса Җәлилне шагыйрьлеккә, каһарманлыкка илткән юллар турында язылган. Монда Муса Җәлилнең биографиясенең төп мизгелләре тәкъдим ителә», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot