Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тарихта без эзлебез» фестивалендә иң күп гаиләләрне тәкъдим иткән районнар билгеле
«Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестивалендә иң күп гаиләләрне Әлмәт, Алексеевск, Азнакай һәм Яшел Үзән муниципаль районнары тәкъдим иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова шулай ук Мамадыш, Нурлат, Сарман, Менделеевск, Арча, Чүпрәле районнарының актив булуын билгеләп узды.
Фестивальнең төп максаты – нәсел шәҗәрәсе традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә бәйләнешләрен ныгыту, буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итү, җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан тарихына һәм һәркемнең үз гаилә тарихына җәлеп итү.
Проект 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады, ә 2022 елдан нәсел шәҗәрәсе бәйрәме фестиваль статусын алды. Фестиваль уздырылган еллар эчендә анда 1 451 гаиләдән 20 меңнән артык кеше катнашкан. Катнашучыларның яше – 2 айдан алып 98 яшькә, ә бер гаиләдә катнашучылар саны 74 кешегә кадәр җитә. Алар арасында 40 елдан артык бергә гомер итүче парлар, күп балалы, шул исәптән, 10–12 бала тәрбияләүче гаиләләр бар.
«Фестивальдә катнашуның төп шарты – архив белешмәләре белән расланган нәсел шәҗәрәсе булуы. Фестиваль Татарстан Республикасының күпмилләтле булуын да ачык күрсәтә. Татар, рус, чуваш, керәшен, мордва, удмурт, мари, белорус, лезгин һәм башка милләт вәкилләре катнашты», – диде Гөлнара Габдрахманова.
Фестиваль өч этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика этаплары. 2026 елда муниципаль этап 4 февральдән 10 февральгә кадәр 37 муниципаль районда, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә узган. Анда 152 гаилә үзен күрсәткән.
Брифинг өчен әзерләнгән мәгълүматлардан күренгәнчә, актив районнар белән беррәттән бу юнәлештә сүлпәннәр дә бар – Алабуга, Зәй, Мамадыш, Спас, Тәтеш һәм Чирмешән муниципаль районнары катнашмаган.
2026 елның 8 апреленнән 15 апреленә кадәр Нурлат, Түбән Кама, Кукмара, Әтнә, Спас районнарында һәм Казан шәһәрендә зона этабы үткәрелгән. Анда 42 гаилә көч сынашкан.
Зона этабы җиңүчесе булган 6 гаилә 2026 елның 7 июлендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында бүләкләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз