news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тарихта без эзлебез» фестивале финалына алты гаилә узды

Бу атнада Татарстанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең зона этаплары тәмамланды. Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә финал чарасы узды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Фестиваль өч этапта – муниципаль, зона һәм республика этапларында уза. Быел муниципаль этапка гаризаларның рекордлы саны кабул ителде – 299. Чагыштыру өчен: узган елда 186 гариза иде. Зона этабында муниципаль этапта җиңгән 41 гаилә катнашты», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Зона фестивальләре Казанда, Сарман, Әгерҗе, Чистай, Мамадыш һәм Кайбыч районнарында узды. Аларның һәрберсендә финалистлар билгеләнде. Әлеге финалистлар республика этабында катнашачак. Финалда сәхнәгә барлыгы 6 гаилә чыгачак. Чараны уздыру урыны һәм вакыты әлегә билгеле түгел, диделәр матбугат хезмәтендә.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестивале нәсел традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә җепләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, Татарстанның һәм үз гаиләңнең тарихына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot