news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының яңа сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының яңа II сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә. «Катнашучыларны теркәү 2023 елның 15 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырыла», дип искәртә Белем.ру татар мәгарифе порталы.

Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларының 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән.

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында катнашучылар Казан Федераль Университетына Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Төрки халыклар тарихы» юнәлешенә керү хокукы өчен көрәшәләр.

  • «Тархан» 2022 тарихи-мәдәни конкурсын Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә уздыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100