Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тарихи блогер» конкурсында ТНВ алып баручысы җиңүче булды
Блогер һәм ТНВ телеканалы алып баручысы Лина Зиннәтуллина «Тарихи блогер» конкурсында җиңде.
Призерлар дүртлегенә шулай ук София Костогрызова (2 нче урын), Рамил Гаптрахимов (3 нче урын) һәм Вячеслав Кириллин (4 нче урын) керде.
«Иң яхшы видео» номинациясендә Айназ Абдуллин, Рәшид Айбәтов, Индира Габдуллина һәм Миңнур Шәмсетдинов җиңделәр.
Телевидение алып баручысының блогы Татарстан һәм Казанга багышланган. Анда ул республиканың тарихы һәм мәдәнияте турында сөйли.
Призлы урыннарны алмаган катнашучыларны оештыручылар махсус дипломнар белән билгеләп үттеләр.
Конкурс белән бергә Татарстанның Милли музее мәйданчыгында «Тарих фест» Идел буе татарлары һәм халыкларының урта гасырлар тарихы фестиваленең йомгаклау көне уза.
«Мин тарихи блогерлар пулы үсәр дип өметләнәм, чөнки тарихны популярлаштыру – барысы өчен дә: дизайнерлар, модельерлар, кино төшерүчеләр һәм тулаем креатив индустрияләр өчен мөһим. Тарихи блогерлар – креатив секторны фән белән бәйли ала торган кешеләр», - дип сөйләде хәбәрчегә Милли музейның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз