news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчылар XIX гасырда татарларның башкорт сословиесында булу үзенчәлеген аңлатты

Тарихчылар XIX гасырда татарларның башкорт сословиесында булу үзенчәлеген аңлатты
Солтан Исхаков

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре XIX гасырда Татарстанның көнчыгышында яшәгән кайбер татарларның башкорт сословиесында булу үзенчәлеген аңлатты.

Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Көнбатыш Урал буе татарлары. Минзәлә өязе» китабы тәкъдим ителде. Тарих институты Минзәлә өязе буенча 1795-1859 еллардагы җанисәп материалларын китап итеп чыгарган. Китапта күренгәнчә, халыкның иң зур өлеше ясаклы татарлар сословиесына кергән. Сан буенча икенче урында башкорт һәм өченче урында бобыль сословиелары тора. Тарихчылар аңлатканча, биредә сүз фәкать сословие турында бара. Монда милләтнең катнашы юк.

«Китапның кереш өлешендә без сословие милләт төшенчәсен бутарга ярамаганын тәфсилләп аңлаттык. XIX гасырда җанисәп халыктан салым җыю ниятеннән оештырыла. Дәүләткә кешенең милләтен ачыклауга караганда, сословиесын белү мөһимрәк була, чөнки салым күләме сословиега бәйле була», - диде Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире Радик Исхаков.

Радик Исхаков

Фото: © Солтан Исхаков

Тарихчы сүзләренчә, кешеләр бер сословиедан икенчесенә күчә алган. Төрле елларда үткәрелгән җанисәп нәтиҗәләре моны ачык дәлилли.

«Бер үк авыл кешеләре беренче ревизияләрдә (искәрмә - җанисәптә) ясаклы татарлар дип язылган. Бераздан алар типтәр булган, ә соңгы ревизияләрдә башкорт сословиесына кергән. Монда бер үк кешеләр турында сүз бара», - диде Радик Исхаков.

Марат Гыйбатдинов

Фото: © Солтан Исхаков

Кешеләр бер төбәктән икенчесенә күченеп киткән очракта да аларның сословиесы үзгәргән. «Мәсәлән, Казан төбәгеннән Уфага күчкән кешеләр, татар, чуваш, удмурт милләтеннән булуларына карамастан, башкорт сословиесына кергән. Уфадан башка төбәккә күчкән кеше закон буенча башка сословиега күчә торган булган», - диде Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100