news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчылар Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте

Тарихчылар Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте
Гөлүзә Ибраһимова

«Безнең мирас» журналы туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар белән түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашу барышында Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә кирәк, дигән фикер әйтелде.

Тарих фәннәре докторы, галим Фәйзелхак Ислаев Казанда Сөембикәгә һәйкәл булмауга борчылуын әйтте. 

«Сөембикә ханбикәгә әле дә һәйкәл куя алмыйбыз. Касыймда һәйкәл куйдык, мин сөенәм, әмма аны Казанда күрәсем килә. Ул бит Казан ханбикәсе. Менә бездә яңа мәчет төзелә башлады. Мәчеткә Сөембикә исемен бирсәк, алдына Сөембикә һәйкәлен куйсак, әйбәт булыр иде», – диде ул.

Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп директоры, Роберт Мансуров бу фикерне хуплады.

«Яңа зур мәчеткә Сөембикә исемен бирсәк, бик мәгънәле булыр иде. Исем бирелсә, һәйкәле куела дигән сүз инде. Бу бик зур мөмкинлек, тарих шундый мөмкинлекләрдән тора бит. Мәчеткә лаеклы исем кирәк», – диде ул.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100