news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы: XVII йөздә елъязмачы Кадыйргали бәк татар тарихын «Мәскәү кушканча» үзгәрткән

Тарихчы Әнвәр Әксәнов әйтүенчә, беренче хан дип Олуг Мөхәммәдне түгел, Мәхмүт ханны атау татар тарихына «Мәскәү карашын» кертү белән бәйле.

Тарихчы: XVII йөздә елъязмачы Кадыйргали бәк татар тарихын «Мәскәү кушканча» үзгәрткән
Владимир Васильев

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Әнвәр Әксәнов елъязмачы Кадыйргали бәкнең XVII йөздә татар тарихына «Мәскәү карашын» керткәнен әйтте. Тарихчы әйтүенчә, ул, тарихи коньюктура таләп иткәнчә, беренче Казан ханы дип Олуг Мөхәммәдне түгел, Мәхмүт ханны атаган. 

Бүген Тарих институтында XVII гасыр башы елъязмачысы Кадыйргали бәк хезмәтләрен өйрәнүгә багышланган фәнни конференция булды. Әлеге чарада Кадыйргали бәкнең «Җәмигы әт-Тәварих» («Елъязмалар җыентыгы») китабы тәкъдим ителде. Басманы Иоган Гутенберг исемендәге университетның (Майнц, Германия) фәнни хезмәткәре Рысбек Алимов рус теленә тәрҗемә итеп чыгарган. Әнвәр Әксәнов «Татар-информ» хәбәрчесенә Кадыйргали бәк һәм аның «Җәмигы әт-Тәварих» китабы турында сөйләде.

Әнвәр Әксәнов

Фото: © Абдул Фархан

«Кадыйргали бәкнең 1602 елда язылган «Җәмигы әт-Тәварих» китабында Алтын Урда идарәчеләре, шул исәптән Казан ханнары, шәҗәрәләре китерелә. Анда Чыңгыз ханнан алып, XVII гасыр башында идарә иткән Касыйм ханнарына кадәр мәгълүмат бар. Революциягә кадәр татар дөньясында бу җыентыкның кулъязма күчерелмәләре киң таралган була. Аның бүгенгә кадәр килеп җиткән вариантлары Казан, Лондон, Санкт-Петербург китапханәләрендә саклана», – диде Әнвәр Әксәнов.

Тарихчы сүзләренчә, Кадыйргали бәкнең җыентыгы XVII гасырда җәмәгатьчелекнең татар тарихына карашын үзгәртә. Аңарчы иҗат ителгән язма чыганакларда Казанның беренче ханы буларак Олуг Мөхәммәд күрсәтелсә, Кадыйргали бәк Казан ханлыгы тарихын Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүттән башлый.

«XVII гасырда татар тарихын үзгәртү өчен җитди сәбәпләр килеп чыга. Суздаль янындагы сугышта (1445 ел) Мәскәү кенәзе Василий Караны әсирлеккә алган һәм аннары аны кичергән, азат иткән Олуг Мөхәммәдне тарих битләреннән сызып ташларга кирәк була. Василий Караның Казан ханына әсирлеккә төшү тарихы Мәскәүне борчымас иде, ләкин Кырым ханнары сәяси бәхәсләрдә бу аргументны Мәскәү кенәзләренә каршы оста куллана», – диде Әнвәр Әксәнов.

Әнвәр Әксәнов аңлатканча, Казан ханлыгы Мәхмүт ханнан башланган дигән версия Мәскәүнең рәсми кәгазьләрендә 1520-1530нче елларда ук барлыкка килә. Соңрак бу фикер рус елъязмаларына күчә. Тарихка яңача караш татар җәмәгатьчелегенә Кадыйргали бәк әсәре аша килеп ирешә һәм алдагы чорда шулай тарала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100