Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тарихчы-тюрколог Вадим Трепавлов вафат
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген, 31 мартта, танылган Россия тарихчы-тюркологы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының тарих фәннәре докторы һәм мактаулы докторы Вадим Трепавлов каты авырудан соң Мәскәүдә вафат булды. Аңа 62 яшь иде. Бу хакта институт сайтында хәбәр ителә.
Галим монографик хезмәтләр төзүдә, шулай ук күптомлы «Татар тарихы» һәм «Кырым татарлары тарихы»н эшләүдә катнашты. «Вадим Винцеровичның Казанда татарлар һәм күпмилләтле Россиянең башка халыклары тарихы мәсьәләләре буенча төрле конференцияләрдә ясаган якты чыгышлары коллегаларының хәтерендә калачак», - диделәр Мәрҗани исемендәге Тарих институтында.
Институт коллективы тикшеренүченең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. «Күренекле галим, якты шәхес һәм интеллигент кеше буларак аның турында истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», диелгән кайгынамәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз