news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани тормышына кагылышлы кызыклы мәгълүмат ачыклаган

Тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани тормышына кагылышлы кызыклы мәгълүмат ачыклаган
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Тарих фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова, метрика язмалары нигезендә, күренекле мәгърифәтче, галим Шиһабетдин Мәрҗани тормышына кагылышлы кызыклы мәгълүмат ачыклаган. Бу хакта ул Мәрҗани мәчетендә узган түгәрәк өстәл барышында әйтте.

«Метрика язмаларында Мәрҗанинең гаиләсенә караган кызыклы мәгълүмат бар. Күбесе безгә билгеле түгел. Мәсәлән, Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында туган дибез, барлык китапларда шулай бирелә. Монда шик бар. Аның тууына 100 ел мөнәсәбәтле чыгарылган «Шәһәр Шәрәф» мәкаләсендә туу вакыты һиҗри белән 1233 елның рабигыль әүвәл аеның 7нче числосында, ягъни милади белән 1818 елның 3 гыйнварында дип күрсәтелә. Аның 74 яшендә вафат булуы хакында әйтелә. Димәк, ул 1892 елда вафат булырга тиеш. Метрика язмасында вафаты 1889 елның 15 апреле дип теркәлгән. Саннар чагышмый. Вафат булу фактыннан санаганда туган елы 1815 ел булып чыга», - диде ул.

Метрикада язмаларында Мәрҗанинең үлем сәбәбе дә күрсәтелгән. Ул да тарихчыда шик тудырган.

«Безгә аның яман шеш авыруыннан вафат булуы билгеле. Метрика язмаларында ул «шәрәтән» дип язылган. Бу гарәп сүзе су төбендә яшәүче кысла, яисә календарьдагы дүртенче айны – зодиакаль календарь буенча кысла йолдызлыгын белдерә. Башка кешеләрнең үлем сәбәбендә бу чир «шәрәтән» дип язылмаган. Күрәсең, мәхәллә имамы «рак» сүзен гарәпчә яза һәм шулай итеп эчтәлек үзгәрә», - ди галим.

Тарихчы сүзләренчә, метрика язмалары буенча Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш иптәшләре һәм балалары хакында да кайбер мәгълүматлар алырга мөмкин. Аның балалары – Борханетдин, Бибихава һәм Галия турында күпмедер мәгълүмат билгеле, әмма озын гомерле булмаган башка балалары турында мәгълүмат метрика язмаларында гына калган, ди белгеч.

Тарихчы биргән мәгълүмат буенча, Мәрҗани Казанда имамлык итә башлап, бер ел узгач, беренче хатыны Бибинәгыймә вафат була. Мәрҗани өч елдан соң Бибифатыймага өйләнә. Гомеренең ахырында Бибизөһрә белән гаилә кора.

«Иске таш мәчет метрика язмаларында Мәрҗанинең Бибинәгыймә белән никахыннан туган берничә баласы теркәлгән. Бу никахтан Әхмәд 1864 елда дөньяга килә, әмма 1,5 яшендә ютәл авыруыннан вафат була. 1868 елда туган Гайшә исемле кызлары биш ай гына яшәп кала. 1869 елда туган улы Салих та дүртенче яшендә вафат була. Мәхмүд исемле улының 1866 елда тууы һәм 1885 елда 20 яшендә үпкә авыруыннан вафат булуы да теркәлгән. Үзенең дәвамчысы итеп күргән улы Мәхмүднең вафатын Мәрҗани бик авыр кичерә. Ул киләчәккә булган өметләрен шул улына баглаган була», – дип сөйләде тарихчы.

Мәрҗанинең икенче никахыннан туган балаларның метрика язмаларында теркәлүе очрамаган. Өченче никахтан Хәдичә исемле кызлары туа. «Шул ук никахтан Шиһабетдин хәзрәт вафат буласы елны, 74 яшьлек хәзрәтнең Әхмәд исемле улы туа, ул бары тик 15 көн генә яшәп кала», – дип сөйләде Эльмира Сәлахова.

Ул Юнысовлар мәхәлләсендә Шиһабетдин Мәрҗани имамлык иткән чорда, ягъни 1850-1889 еллардагы метрика язмаларын да өйрәнгән. «Бу елларда мәхәлләдә тутырылган метрика язмаларының барысын да Мәрҗани үзе тутырмаган. 1876, 1881, 1882 елгы метрика язмаларын гына ул үз кулы белән тутырган», - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100