news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Марат Сәфәров Мәскәүдә Касыйм татарлары турында сөйләде

4 декабрьдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Мәскәү Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәгендә тарихчы, «ФМ хәбәрләре» радиосында «Мәдәни сәяхәт» һәм «Милли мәсьәлә» программаларын алып баручы танылган Мәскәү журналисты Марат Сәфәровның лекциясе узды. Бу юлы ул үзенең тыңлаучыларына Рязань өлкәсендә урнашкан Касыйм шәһәренең борынгы татар-мөселман һәйкәлләре турында сөйләде.

Фото-презентация ярдәмендә тыңлаучылар кайчандыр Касыйм ханлыгы чәчәк аткан урын турында күп кенә яңалыкларны белеп кенә калмыйча, ә аның иң танылган истәлекле урыннары буенча мини-сәяхәтләр дә ясый алды. Сәяхәт XVIII–XIX гасырларда нигез салынган манаралы хан мәчетеннән башланды. Сәфәров сүзләренчә, хәзер бөтен ил буенча алганда да татар архитектурасының шундый өч-дүрт уникаль һәйкәлен генә санап була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100