news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Айдар Ногманов: Гали Рәхим җирләнгән урын очраклы рәвештә генә ачыкланды

Тарихчы Айдар Ногманов: Гали Рәхим җирләнгән урын очраклы рәвештә генә ачыкланды
Абдул Фәрхан

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Айдар Ногманов күренекле татар галиме, язучы Гали Рәхимнең моңа кадәр билгесез булган каберен табуы турында сөйләде. Бүген галимгә истәлек тактасы куелды. 

«Гали Рәхим җирләнгән урынны аның сеңлесе Рауза ханым белгән. 1991 елда бу урынны ул язучы Шаһинур Мостафин һәм Мөхәммәт Мәһдиевкә күрсәтә. Яңа Татар бистәсе зираты турында китап әзерләгәндә, без Гали Рәхим исеменә тап булдык. Барлык чыганакларда җирләнгән урыны билгесез, дип язылган иде. Миңа очраклы рәвештә: «Шаһинур Мостафин белергә тиеш», - диделәр. Мин аның белән элемтәгә чыктым, очраштык», - дип сөйләде ул.

Тарихчы сүзләренчә, бу очрашу 2019 елда булган. Язучы аңа төгәл урынны түгел, ә берничә кабер ташы торган мәйданны күрсәтә.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Аның каберендә бервакытта да таш булмаган. Җирләгәч, такта гына куйганнар. Сугыш еллары булгач, ул такта да юкка чыккан», - ди тарихчы.

Ул Гали Рәхимнең репрессиягә эләгеп, ике тапкыр төрмәгә эләгүен искә ала. Икенче тапкыр төрмәдә утырганда ул чирли башлый, һәм аны 1943 елның февралендә кайтарып җибәрәләр.

«Карар буенча, ул Кукмарага кайтырга тиеш була. Хәле авыр булганга, кайта алмый. Казанда Горький урамындагы йортның подвалында апасында ике атна яшәп кала, март аенда вафат була. Апасы аны Кукмарага алып кайта алмый, легаль булмаган рәвештә бу зиратка җирләргә туры килә. Апасы зират хезмәткәрләре белән сөйләшә һәм аны монда төнлә чаңгы белән алып киләләр, качып җирлиләр», - дип сөйләде ул.

Тарихчы фикеренчә, Казанның бер урамына Гали Рахман исемен бирергә кирәк. «Бәлки, «Салават күпере» торак комплексында бер урамга биреп булыр, аның өчен кәгазьләрен җыярга кирәк», - диде ул.

  • Гали Рәхим 1892 елның 4 ноябрендә Казанда II гильдия сәүдәгәр гаиләсендә туа. Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, аннары Казандагы коммерция училищесында белем ала. Шуннан соң Мәскәүдә сәүдә институтын тәмамлый.1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.

    1909 елда «Җир йөзе» дигән фәнни-популяр жанрдагы беренче китабы чыга. Октябрь релюциясеннән соң ул шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» повестен яза.

    Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы», «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдыра. Барлыгы иллегә якын фәнни хезмәте басыла.

    1931–1934, 1938–1940 елларда репрессияләнә, үлгәннән соң аклана. 1943 елның 3 мартында Казанда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100