Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихчы Илнур Миргалиев: Чиләбедә татар эзләре күп һәм аларны өйрәнергә кирәк
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бер төркем галимнәре Чиләбе өлкәсенә татарлар тарихы белән танышырга киткән.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Чиләбе өлкәсендә татар эзләре күп булуын һәм аларны өйрәнергә кирәклеген әйтте.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бер төркем галимнәре Чиләбе өлкәсенә татарлар тарихы белән танышырга киткән. Алар татар активистлары, төбәкчеләре белән очрашкан, тарихи урыннарга барган. 12-14 октябрьдә Чиләбе университеты Татарстанның Тарих институты белән берлектә фәнни конференция үткәрә. Аның темалары Алтын Урдадан башлап Петр I чорына кадәрге тарихны колачлый. Галимнәр Көнбатыш Себердәге татар дәүләтләре, борынгы төрбәләр турында да фикер алышачак.
«Чиләбе – ул татар дөньясының зур өлеше. Монда татар эзләре күп. Географик атамалардан башлап, татар байлары төзеткән борынгы биналарга кадәр саклана. Чиләбедә революциягә кадәр татар сәүдәгәрләре булган. Алар завод-фабрикалар төзегән. Татарстан җирләреннән дә татарлар күпләп күченгән», - диде Илнур Миргалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Илнур Миргалиев Чиләбенең татар активистлары, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән очрашудан соң туган уй-фикерләре белән бүлеште. «Җирле активистлар туган телебезне сакларга, тарихыбызны өйрәнүгә зур көч куя. Андый кешеләр булганда, Чиләбедә татар рухы яшәячәк. Төбәкчеләргә фәнни яктан ярдәм кирәк. Алар безнең институт белән хезмәттәшлек итәргә тели. Очрашуда шул турыда да сөйләштек», - диде галим.
Илнур Миргалиев Чиләбе татарларының тарихы аерым язылырга тиеш, дигән фикердә тора. Аның сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты төбәкчеләргә бу эштә методик ярдәм күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз