news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Искәндәр Гыйләҗев: Күпмилләтле Россиядә бер генә туган тел була алмый

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев мәктәпләрдә «Туган тел» фәнен «Россия Федерациясе халыклары теле»нә алыштыру инициативасын шәрехләде.

Ул «Болгар радиосы» радиостанциясе эфирында бу уңайдан үз фикере белән уртаклашты.

«Мондый сүзләрне ишеткәч, шаккаттым. Мондый хәл ничек мөмкин? Берәү дә рус телен кимсетми һәм аның статусын төшерми бит. Без аны барыбыз да беләбез, бу телдә аралашабыз, аны өйрәнәбез. Аңа карата хөрмәт зур, без барыбыз да рус теленең ролен бик яхшы аңлыйбыз. Күпмилләтле Россиядә ничек бер генә туган тел була ала? Без бер-беребезгә хөрмәт турында сөйлибез, хокукларыбыз тигез, дибез. Бу хокуклар телгә дә кагылырга тиеш», — дип китерә Искәндәр Гыйләҗевнең сүзләрен «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot