Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихчы Җәмил Мөхәммәтшин: Чистай шәһәренең борынгы нигезе – Юкәтау
Болгар музей-тыюлыгының беренче директоры, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин Чистай районындагы археология һәйкәле Юкәтауда 1970нче еллар башында узган экспедициядә катнашкан булган. Тарихчы Чистай шәһәре тарихы борынгы Юкәтау шәһәре барлыкка килгән вакыттан башлана дип саный.
«Хәзерге вакытта шәһәрләрнең туган елларын билгеләү модага кереп китте. Мәсәлән, Казанның 1000 еллыгы булды, чөнки нигез булырлык материаллар табылды. Чистайның кайчан барлыкка килүе турында уйлыйбыз икән, без X йөз материалларын карарга тиеш. Минемчә, Чистай шәһәренең борынгы нигезе – Юкәтау, – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул Юкәтауда X гасырның икенче яртысына караган тәңкәләр табылуын әйтте. Ул экспедицияләрне искә алды.
«2000 еллар башында Болгардан Юкәтауга кадәр экспедиция оештырдык. Әлки, Алексеевск районнарында булдык. Бик күп материаллар җыелды. Бездә туристлык маршруты төзү идеясе бар иде. Киләчәктә Болгар – Биләр – Җүкәтау турист маршруты атаклы маршрутның берсе булыр иде дип уйлыйм, чөнки бу шәһәрләрнең һәрберсендә материаллар күп», – диде ул.
- Юкәтау – Чулман буенда урнашкан Идел буе Болгары шәһәре булган, тарихы X гасырдан башлана. Шәһәрлекнең калдыклары Чистайның көнбатыш өлешендә урнашкан. Бу археология һәйкәле турында тулырак мәгълүматны «Интертат» сайтында таба аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз