news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Айдар Ногманов: Яңа татар бистәсе зиратына мәдәни мирас объекты статусы кирәк

«Җирләнгән бөек шәхесләр саны буенча Россиядәге, дөньядагы бер генә татар зираты да Яңа татар бистәсе зиратына тиң түгел», - диде Айдар Ногманов.

Тарихчы Айдар Ногманов: Яңа татар бистәсе зиратына мәдәни мирас объекты статусы кирәк
Абдул Фархан

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Айдар Ногманов Казанның Яңа татар бистәсе зиратына мәдәни мирас объекты статусы бирергә кирәк дип саный.

Тарихчы фикеренчә, зиратка мәдәни мирас объекты статусы бирү татар халкының меңләгән күренекле шәхесе җирләнгән урынны киләчәктә саклау өчен кирәк. Аның сүзләренчә, Яңа татар бистәсе зираты формаль критерийлар буенча моңа лаек.

«Җирләнгән бөек шәхесләр саны буенча Россиядәге, дөньядагы бер генә татар зираты да Яңа татар бистәсе зиратына тиң түгел. Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Фатих Әмирхан, Салих Сәйдәшев, Баки Урманче, Рәшит Ваһапов, Рөстәм Яхин, Сара Садыкова, Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров һәм татар халкының бик күп башка күренекле уллары һәм кызлары исеме бу җирне татар-төрки дөньясының иң кыйммәтле урыны дип исәпләргә нигез бирә», - диде Айдар Ногманов «Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләре: мирас һәм бүгенгесе» дип аталган конференциядә.

Тарихчы сүзләренчә, Яңа татар бистәсе зиратына күпләр Габдулла Тукай, Хәния Фәрхи, Илһам Шакиров һәм тагын берничә танылган кеше генә җирләнгән дип фикер йөртә. Тарих институты 2017 елда зиратны җентекләп өйрәнә башлаган. 2021 елда галимнәр бу хезмәт буенча 720 биографик белешмә һәм 1,2 мең фотография кергән истәлекле каберләрнең белешмә-каталогын чыгарган.

Айдар Ногманов фикеренчә, Яңа татар бистәсе зиратына милли пантеон статусы бирелсә, биредә мәдәни-агарту һәм тәрбия чаралары үткәреп булыр иде. Кызыксынган кешеләргә, зур булмаган туристик группаларга экскурсияләр уздыру белән акча да эшләп була икән. Аннан кергән табыш каберләрне тәртиптә тоту чыганагы булырга мөмкин.

«Бу урын - ачык һавадагы музей да, кыйммәтле тарихи мәгълүматларны саклаучы архив та. Монда тәүге мәртәбә килгән кеше бөек шәхесләр исемлеге тылсымына эләгә. Аның ул шәхесләр турында күбрәк белү теләге уяначак», - диде Айдар Ногманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100