news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институтында узган түгәрәк өстәл Казахстанда фән хезмәткәрләре көненә багышланды

Тарих институтында узган түгәрәк өстәл Казахстанда фән хезмәткәрләре көненә багышланды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында «Евразиянең урта гасыр тарихының актуаль проблемалары» халыкара фәнни түгәрәк өстәле уза. Ул Казахстан Республикасында фән хезмәткәрләре көненә һәм «Алтын Урданы тикшерүчеләр Ассоциациясе» халыкара иҗтимагый оешмасының 5 еллыгына багышлана.

Конференциядә катнашучыларны һәм Казахстанның фән вәкилләрен техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде һәм Казахстан галимнәрен Фән көне белән котлады.

«Бу чара безнең тарихи һәм фәнни бәйләнешләр булуын күрсәтә. Ул аеруча безнең илләрнең төрки халыклары тарихы мисалында ачык чагыла. Һичшиксез, татар тарихы өчен Алтын Урда милли үзенчәлекнең нигезе булып тора. Без тарихи һәм фәнни тыгыз бәйләнешләргә ия, күп кенә уртак тикшеренүләр үткәрелә. Казахстандагы коллегаларыбызны Фән көне белән котлыйм», – диде Рифкать Миңнеханов.

Түгәрәк өстәлдә Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаков та катнашты. Ул тарихи эшчәнлек өчен Татарстан һәм Казахстан галимнәренә рәхмәт белдерде. Шулай ук, Алтын Урда чорының Россия халыклары өчен дә мөһим тарихи этап булуын билгеләп үтте.

Татарстан һәм Казахстан тарихчылары Алтын Урда тарихы кебек кыйммәтле тарихи мәсьәләдә бик нәтиҗәле һәм уңышлы эшлиләр. Алтын Урда – Казан, Әстерхан һәм башка ханлыкларның үсешенә этәргеч биргән дәүләт. Җүчи Олысы – үз чорында үсеш алган цивилизацияле дәүләт булган. Ул Евразиянең барлык төрки телле халыклары, шулай ук рус һәм Россия халыклары тарихында мөһим этап булып тора.

Тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов та Урта гасыр тарихының мөһим этап булуы, Татарстан һәм Казахстан республикаларының тарих буенча берләшүе турында сөйләде.

«Урта гасыр тарихы – җиңел түгел чор. Анда күп кенә каршылыклы, шул ук вакытта фундаменталь проблемалар ята. Бу тарихны өйрәнүгә археологлар, тарихчылар, культурологлар, этнологлар тырышлыгы салынган. Төрки халыклар тарихы, Татарстан халыклары тарихы, Казахстан Республикасы тарихы – ул асылда бердәм. Без тарихи шәхесләр, тарихи процесслар, дәүләтләр барлык килү тарихында берләшәбез», – диде ул.

Түгәрәк өстәлдә Евразиянең Урта гасыр тарихына багышланган фәнни мәкаләләр белән Астана, Мәскәү, Казан тарихчылары чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100