news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институтында татар хәйриячелеге турында фикер алыштылар

«Күпләребез Мирхәйдәр Фәйзине язучы, драматург буларак яхшы белә. Ә менә аның ачлык елларындагы хәйрия эшчәнлеген белүчеләр сирәктер», - диде Флюра Абдуллина.

Тарих институтында татар хәйриячелеге турында фикер алыштылар
Флюра Абдуллина

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татар хәйриячелеге: тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

«Күпләребез Мирхәйдәр Фәйзине язучы, драматург буларак яхшы белә. Ә менә аның ачлык елларындагы хәйрия эшчәнлеген белүчеләр сирәктер. Бу хакта Казан Федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең баш библиографы Рәйсә Шәрәфиева сөйләде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Флюра Абдуллина Татар мәдәнияте үзәгендә галим Лена Гайнанова бүләк иткән Гаяз Исхакыйның тавышы аудиоязмасы, Һади Такташның әнисенең балаларына язган хаты, Татарстанның төрле тарихи урыннардан видеоязмалары барлыгы турында чыгыш ясаган. «Бездә каллиграф Нәҗип Нәккашның шәмаилләре, рәссамнар Надия Фәхретдинова, Гөлсем Хаҗиева бүләк иткән Дәрдемәнд портреты, Әлфия Нурхәмитова иҗат иткән шәмаил саклана», - ди ул.

Шулай ук ул чыгышында сәүдәгәрләр музее эшләвен, анда 400дән артык экспонат барлыгын, алар арасында сәүдәгәр Апанаевлар нәселенең борынгы Коръәне, Якуб Апанаевның сәгате, шулай ук шәмаилләр, картиналар, фоторәсемнәр, XIX-XX гасырларда кулланышта булган көнкүреш әйберләре саклануын җиткергән.

«Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова татарның иганәче байлары турында сөйләде һәм элек татарларда 300дән артык хәйрия җәмгыятьләре эшләгәнен әйтте. Педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина Әхмәт бай Хөсәенов мисалында татар хәйриячеләренең үсешен милли мәгариф аша тормышка ашырганлыгын күрергә мөмкин булуын, «Хөсәения» мәдрәсәсенең бүген дә эшләвен аңлатты», - диде Флюра Абдуллина.

Педагогика фәннәре кандидаты Шамил Садыков – Маһруй Барудия һәм «Барудия» кызлар мәктәбе, институтның фәнни хезмәткәре Алсу Зиннәтуллина – мөселман хәйрия җәмгыятьләре эшчәнлеге, тарих фәннәре кандидаты Миләүшә Гайнанова 1910-1960 елларда Төркиядәге татар мөһаҗирләре турында чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлнең модераторы - Тарих институтының фән эшләре буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Түгәрәк өстәлдә яшь буынны меценатлык традицияләрендә тәрбияләү мөһимлеге искәртелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100