Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарих институтында «татар» этнонимы турында фәнни китап язарга җыеналар
«Татар этнонимы 1600 ел элек язылган Кытай чыганакларыннан килүе мәгълүм», - диде Илнур Миргалиев.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «татар» этнонимы турында фәнни китап язарга җыеналар.
25 апрельдә Тарих институтында «Урта гасырлар чыганакларында «татарлар»: этнонимның тарихи язмышы» темасына беренче халыкара семинар узды. Фәнни чарада Казан галимнәреннән тыш, видеоэлемтә аша Венгрия, Төркия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Улан-Удэ, Томск институтларының фәнни хезмәткәрләре катнашты.
«Татар этнонимы 1600 ел элек язылган Кытай чыганакларыннан килүе мәгълүм. Аннан тыш, ул гарәп, фарсы, төрки, рус, латин һәм башка чыганакларга кергән. Татар сүзе төрле гасырларда, төрле язма традицияләрдә кулланылган. Әйтергә кирәк, ул традицияләр бер-берсе белән бәйле дә түгел, әмма бу исемне алар барсы да кулланганнар. Бу исем халыклар, идарәчеләр турындагы язмаларда күренә, географик атамалар буларак кулланыла. Әлеге терминның нәрсә аңлатканы төгәл билгеле түгел», - диде Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Илнур Миргалиев сүзләренчә, борынгыдан килгән күп кырлы «татар» сүзен тулысынча беркем өйрәнмәгән. Тарих институты аны төрле яклап өйрәнеп, киләчәктә монография әзерләргә җыена. Моның өчен халыкара семинарлар аша төрле төбәкләрнең, илләрнең галимнәре җәлеп ителәчәк. 25 апрельдә узган семинар – шуларның беренчесе иде.
«Урта гасырларда татар исеме астында безнең халык барлыкка килә. Ул төрки халыкларны берләштерә торган атама булган. Без шуннан үсеп чыкканбыз. Алтын Урда чорына кадәр булган тарих тиешенчә өйрәнелмәгән. Монгол яуларын оештырган халыкның ни өчен татар дип аталуы да төгәл билгеле түгел. Дискуссияләр бүген дә бара. Рус чорында татар сүзе политонимга әверелеп, рус булмаган бөтен халыклар татар дип йөртелгән вакытлар да була. Татар атамасы киң мәгънәдә кулланыла алырлык универсаль термин вазифасын үтәгән. Казан ханлыгы чорында чын мәгънәсендә татар милләте формалаша», - диде Илнур Миргалиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз