news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты Минзәлә өязе буенча 1795-1859 еллардагы җанисәп материалларын чыгарды

Минзәлә өязенә Татарстанның бүгенге Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Зәй, Мөслим, Сарман, өлешчә Актаныш, Әлмәт, Азнакай һәм Чирмешән районнары кергән.

Тарих институты Минзәлә өязе буенча 1795-1859 еллардагы җанисәп материалларын чыгарды
Марат Гыйбатдинов
Солтан Исхаков

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Минзәлә өязе буенча 1795-1859 еллардагы җанисәп материалларын китап итеп чыгарды.

«Көнбатыш Урал буе татарлары. Минзәлә өязе» китабы бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә тәкъдим ителде.

«Китапта бирелгән материаллар архив чыганакларына нигезләнә. Басмада Минзәлә өязенә кергән дүрт йөздән артык татар авылы буенча мәгълүмат бирелә. Китап нәсел шәҗәрәсен тикшерүчеләр, авыллар тарихын язучылар өчен төп чыганак була ала», - диде Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Минзәлә өязенә Татарстанның бүгенге Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Зәй, Мөслим, Сарман, өлешчә Актаныш, Әлмәт, Азнакай һәм Чирмешән районнары кергән.

«Китапта күрсәтелгән сылтамалар ярдәмендә кызыксындырган авыллар буенча архивтан тулырак мәгълүмат табарга мөмкин. Җанисәп материалларының оригиналлары Уфа архивында саклана. «Башархив» сайтында аларны бушлай күчереп алу мөмкинлеге булдырылган. Безнең китап ярдәмендә архивтан кирәкле документларны эзләү җиңелрәк булачак», - диде Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире Радик Исхаков.

Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, әлегә «Көнбатыш Урал буе татарлары. Минзәлә өязе» китабы 100 данә белән бастырылган. Киләчәктә яңа тиражлар көтелә. Тарихчы китапка ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен барлыгы өч мең данә кирәклеген әйтте. Әлегә аның электрон вариантын Тарих институты сайтыннан йөкләп алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100