news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты Казан ханлыгы турында китап әзерли

«Казан ханлыгы тарихын төрле яклап – дәүләтнең сәясәтен, әдәбиятын, мәдәниятен, халыкның көнкүрешен, динен – яктыртырга җыенабыз», – диде Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

Тарих институты Казан ханлыгы турында китап әзерли
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Казан ханлыгы турында китап әзерли.

4 мартта Тарих институтында Казан ханлыгы тарихын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты галимнәре яңа китапның эчтәлеге, структурасы турында фикер алышты.

Фото: © Рифат Каюмов

«Без татар тарихын төрле планда яктырту буенча зур проектка алынырга телибез. Ул үз эченә Алтын Урда, татар ханлыклары тарихын ала. Шуларның берсе Казан ханлыгына багышлана. Халык тарих белән кызыксына, бездән шундый китаплар сорый. Казан ханлыгы турындагы китапка мәкаләләр языла башлады. Мөмкин булган бөтен галимнәрне җәлеп итәргә тырышабыз. 2 ел эчендә басманы әзерләп бетереп, өстәлгә салырга телибез», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

Илнур Миргалиев

Фото: © Рифат Каюмов

Илнур Миргалиев сүзләренчә, галимнәрдә Казан ханлыгы тарихын язуга кызыксыну бар. «Безнең буын чоры галимнәренең белемен туплап, зур хезмәт әзерләп куярга кирәк, юкса бездән соң киләчәк буынның андый мөмкинлеге булырмы-юкмы, билгесез. Казан ханлыгы тарихын төрле яклап – дәүләтнең сәясәтен, әдәбиятын, мәдәниятен, халыкның көнкүрешен, динен – яктыртырга җыенабыз», – диде галим.

Түгәрәк өстәл утырышында әйтелгәнчә, моңарчы Казан ханлыгы буенча төрле яклап яктыртылган басма булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100