news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты галимнәре имам Хәсән-Гата Габәшинең нәселе турында яңа мәгълүмат тапкан

Тарих институты галимнәре имам Хәсән-Гата Габәшинең нәселе турында яңа мәгълүмат тапкан
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре имам, галим Хәсән-Гата Габәшинең нәселе турында яңа мәгълүмат тапкан. Бу мәгълүматны алар «Ислам гыйлемнәре һәм заманчалык» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

Институтның өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидатлары Рөстәм Алмаев һәм Айдар Гайнетдинов аның нәсел дәвамчыларын Биектау районы Әлдермеш авылында тапкан.

«Бүгенге көнгә кадәр Хәсән-Гата Габәшинең шәҗәрәсе Габидулла Калимовка, ягъни бабасына кадәр генә билгеле иде. Без Биектау районы Әлдермеш авылы буенча документларны күтәрдек. Габидулланың әтисе Кәлимулла Мәкъсүтов (русча - Максютов) булган. Ә аның әтисе Мәкъсүд (русча - Максют) Ибрашев дигән кеше булган. Макъсуд Ибрашев әтисе Ибрай (Ибраш) Аблаев була. Аннан нәсел буенча Аблай Чемаев һәм Чемай билгеле булды», - дип сөйләде Рөстәм Алмаев.

Хәсән-Гата Габәшине дә санаганда 8 буын билгеле булган. Галим сүзләренчә, әлеге буынга катнашы булырга мөмкин тагын бер кеше табылган, тик әлегә раслый алмаганнар. «Чинмаметка Бакшандаин дигән шәхескә тап булдык. Ул Чемайның әтисе булырга мөмкин, дигән фараз бар, тик әле эзләнергә, исбатларга кирәк», - диде ул.

Аның сүзләренчә, Әлдермеш авылында ясаклы һәм йомышлы татарлар яшәгән, Габәшинең нәселе йомышлы татарларга барып тоташа. Айдар Гайнетдинов бу нәселнең галимнәр, муллалардан торуын ассызыклады.

«Хәсән-Гата Габәшинең атасы, бабасы мулла булган. Бабасы ташка язу остасы да булган. Улы Солтан Габәши - бөек композитор, педагог. Аның улы Рөстәм Габәши - танылган археолог, аның кызы - театр белгече, галимә. Бу нәселдән галимнәр чыгып торган», - диде ул.

Биектау районына экспедициягә баргач, Габидулла (Габәш) мулланың каберен тапканнар. Ул 1869 елда вафат булган. Галим сүзләренчә, кайбер чыганакларда мулланың исеме дөрес язылмаган. «Тарихчылар хезмәтләрендә, энциклопедияләрдә дә аның исеме Гобәйдулла дип язылган, чынлыкта ул – Габидулла. Гобәйдулладан берничек тә Габәш килеп чыга алмый. Габидуланың сакланган васыяте, метрикалар бар, анда дөрес язылган», - ди тарихчы.

Алар Габидулла мулла тарафыннан язылган кабер ташларын да тапкан. Берсе Арча районында сакланган, икенчесе – Яңа бистә зиратында. Тарихчылар Габидулланың икенче улы Әхмәтнең язмышын да ачыклаган. Аның кабер ташын тапканнар, ул яшьли үлгән, шуңа аның турында мәгълүмат юк икән.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Ислам гыйлемнәре һәм заманчалык» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланды. Ул күренекле педагог, галим һәм җәмәгать эшлеклеләре Хәсән-Гата Габәшинең тууына - 160, Зыя Камалиның тууына 150 ел тулуга багышланган. Конференциянең секцияләре эше иртәгә дә дәвам итә.

Тарихчы Илдус Заһидуллин да бу мәгълүматларның мөһим булуын ассызыклады. «Һәр конференция галимнәрнең үзара аралашу, әле басылып чыкмаган мәкаләләре һәм ачышлары белән танышу урыны. Кайбер очракта элек басылган мәгълүматларны искә төшереп, алар буенча фикер әйтү урыны. Бу конференция дә шушы миссияне үтәде. Галимнең нәселен барладылар, бу - зур яңалык, аның йомышлы татарлардан булуы да ачыкланды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, конференциядә аерым шәхесләр генә түгел, ә аларның даирәләре, фикердәшләре дә карала. «Бу ике галим – билгеле шәхесләр. Аларга китаплар, монографияләр багышланган, әмма алар күпкырлы шәхесләр. Өйрәнгән саен яңа ачышлар, бәхәсләр була тора», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100