news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты галимнәре Әстерхан өлкәсендә борынгы Саксин шәһәре калдыкларын карады

Тарих институты галимнәре Әстерхан өлкәсендә борынгы Саксин шәһәре калдыкларын карады
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Әстерхан өлкәсендә урта гасырларга караган Саксин шәһәренең калдыкларын күреп кайтты.

Әстерхан өлкәсенең Самосделка авылы урынында X–XIV гасырларда Саксин дип аталган шәһәр булган. Әстерхан өлкәсе тарихчылары Самосделка авылы территориясендә 2000нче еллардан казу эшләре алып бара. Тарих фәннәре кандидаты Дмитрий Васильев күп бүлмәле йорт урынын күрсәтте. Бу йорт урынын алар икенче ел өйрәнә.

«Без XII гасырдагы күп бүлмәле йорт калдыкларын таптык. 6 бүлмә күренә. Бу йорт монгол яулары вакытында җимерелгән, аннан аның урынында балчыктан ясау остаханәсе булган дип фаразлыйбыз. Монголлар кышын килә, ә яз көне монда су күтәрелә. XVIII гасырда су китә, бу урында балык заводы төзиләр, калдыкларын без әле дә табабыз. XIX гасырда су тагын күтәрелә, барысы да су астында кала», – дип сөйләде тарихчы.

Аның күзләрендә җир кисемендә бу күренешләрнең дәлиле булган катламнар күренә. Йорт урынында казу эшләре вакытында кеше скелеты да табылган. «Бу мәйданда каберлекләр очрый, тик монгол яуларыннан соң барысы да җирләнмәгән. Казу эшләре вакытында без дә бер скелет таптык. Казу эшләре тәмамлангач, аны антропологларга тапшырабыз», – диде тарихчы.

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев сүзләренчә, Саксин шәһәре турында иң күп мәгълүматны гарәп сәяхәтчесе Әл-Гарнати язып калдырган.

«Археологик казылмалар буенча да аның язмалары дөрес булуы дәлилләнә. Саксин шәһәре 90нчы еллардан соң гына өйрәнелә башлый.Шәһәр XIV гасыр азагына кадәр шәһәр яшәгән. Гарнати язып калдырганча, бу шәһәрдә угызлар, болгарлар, суварлар яшәгән. Шәһәр Идел Болгарына буйсынып торган. Шәһәр зур булган. Галимнәр әйтүенчә, урта гасырда 50-60 мең кеше яшәгән. Саксин татарның этник тарихында зур роль уйнаган, киләчәктә тагын да өйрәнелер һәм серләрен ачар дип ышанабыз», - диде ул.

Әстерхан дәүләт университетында Түбән Иделдә урнашкан шәһәрләрнең тарихына багышланган түгәрәк өстәл узды. Татарстаннан Илнур Миргалиев, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, кече фәнни хезмәткәр Люция Гыйниятуллина катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100