news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих фәненнән яңартылган дәреслекләргә үзгәрешләр кертү өчен эшче төркем төзелде

Россиядә 10-11 сыйныфлар өчен тарих фәненнән яңартылган дәреслекләр бүлегенә үзгәрешләр кертү белән шөгыльләнә торган эшче төркем булдырылган. Сүз репрессияләнгән СССР халыклары темасы турында бара. Бу хакта Чечня Республикасы парламенты рәисе Мөхәммәд Даудов телеграм-каналында белдергән.

«Халкы репрессияләнгән төбәк башлыкларыннан эшче төркем төзелде, һәм дәреслекнең күрсәтелгән бүлегенә кертәсе тәкъдимнәр аның белән килештереләчәк», — дип аңлата ул.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне хәл итүне аңа төбәк башлыгы Рамзан Кадыров йөкләгән. Бәхәсле бүлеккә кагылышлы сорау дәреслекнең автордашы Владимир Мединскийга җиткерелгән, ул «аны тәртипкә китерергә әзер булуын ышандыра». Инициативаны Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов та хуплый.

Даудов белдергәнчә, репрессияләнгән халык вәкилләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бик зур өлеш керткән, ә Кавказда терроризмга каршы көрәш елларында «дәүләтебезнең бөтенлеген яклаган».

«Ил Президенты Владимир Владимирович Путинның грамоталы милли сәясәте ярдәмендә Россия халкының һәрберсе үзен милли, дини һәм мәдәни яктан якланган итеп тоя. Югары баш командующий халыкларны куып чыгару җинаять булганлыгын күп тапкырлар искәртте», — дип искәртә Чечня парламенты рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100