news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих буенча БДИга Украинадагы махсус хәрби операция турында сораулар кертәчәкләр

Тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) биремнәренә Украинадагы махсус хәрби операция белән бәйле сораулар кертәчәкләр. Моны мәктәпләрдә тиешле дәреслекләр барлыкка килү белән үк эшләргә ниятлиләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) сылтама белән хәбәр итә.

Махсус операция турында сораулар мәгълүматны өйрәнү нәтиҗәләре буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең контроль-үлчәү материалларына кертеләчәк. «Ягъни әгәр материал өйрәнү өчен X сыйныф программасында урын алса, тарих буенча контроль-үлчәү материалларына урта мәктәптә укуны тәмамлауны исәпкә алып төзәтмәләр кертеләчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.

Искәртеп узабыз, бу атнада Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, X-XI сыйныф укучылары өчен тарих буенча яңа дәреслеккә Украинадагы махсус операция турында (шул исәптән аның башлану сәбәпләре хакында) бүлек кертелгән. Аның сүзләренчә, мәктәпләр инде 1 сентябрьдән үк аның буенча эшли башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100