news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихта беренче тапкыр хатын-кыз астронавтлар ачык космоска чыкты

Алар ачык космоста кимендә 6,5 сәгать эшләргә җыена.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Бүген тарихта беренче тапкыр Халыкара космик станция бортыннан ике хатын-кыз ачык космоска чыкты. Алар Америка астронавтлары - Кристина Кук һәм Джессика Меир. Бу турыда АКШның Аэронавтика һәм космик киңлек тикшеренүләре буенча илкүләм идарәсенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Мәскәү вакыты белән 14: 38 сәгатьтә Америка астронавтларына станция фермасында сафтан чыккан тышкы энергоблокны алыштырырга туры киләчәк.

Алар Халыкара космик станция бортының тышында, ачык космоста кимендә 6,5 сәгать булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot