news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихта беренче мәртәбә Керәшен яшьләре форумы уздырыла

Форумда Татарстанның керәшеннәр яши торган районнарыннан, Удмуртия һәм Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк, Чибәркүл районнарыннан 210 делегат катнашыр дип көтелә

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 4-5 декабрьдә Казанда тарихта беренче мәртәбә Керәшен яшьләре форумы узачак. Аны Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан халыклары ассамблеясе оештыра. Беренче керәшен яшьләре форумын үткәрү – керәшен хәрәкәтенең яшьләрне милли эшкә җәлеп итүнең беренче ныклы адымы.
    
Яшьләр форумын оештыру мәсьәләсе республика керәшен оешмасының июнь аенда узган II конференциясендә кузгатылган. Анда әлеге форумның керәшеннәр тормышында зур тарихи вакыйга булырга тиешлегенә дә басым ясалган булган.

Форумда Татарстанның керәшеннәр яши торган районнарыннан, Удмуртия һәм Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк, Чибәркүл районнарыннан 210 делегат катнашыр дип көтелә. Тулы ике көн дәвам итәчәк форум программасында пленар утырыш уздыру, 3 «түгәрәк өстәл» эшендә фикер алышулар каралган. «Түгәрәк өстәл»ләрдә исә түбәндәге темалар көн тәртибенә кертелә: «Глобальләштерү шартларында туган телне саклау проблемалары һәм матбугатның керәшен яшьләренең этник үзаңын формалаштырудагы роле», «Хәзерге заман массакүләм культура һәм милли үзенчәлекләрне саклау калу проблемасы», «Керәшен гаиләсе: яшьләрнең рухи-әхлакый һәм дини мохиты». Делагатлар керәшеннәр тормышы чагылган “Гөргөри кияүләре” спектаклен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында карый алачак.

Форум барган икенче көндә яшьләр оешмасын булдыру уңаеннан утырыш уздырала. Делегатлар өчен этник җыр-биюләр башкару һәм этник киемнәр әзерләү буенча мастер-класслар да оештырыла. Аларны Геннадий Максимов, Оксана Степанова, Валентина Максимова үткәрәчәк.

Шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне саклаган Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылына экскурсия оештырала. Экскурсия вакытында яшьләр республиканың Милли музее карамагына кергән бердәнбер керәшен музее, урта мәктәп, яңа ачылган керәшен чиркәве белән якыннан таныша. Делегатлар катнашында икенче көнне концерт һәм этномәдәни дискотека булганнан соң, I Керәшен яшьләре форумы 6 декабрьдә ногайбәкләргә багышланган “Ногайбәкләр юлы: сызлану, бурыч һәм нур” дип аталган фильмны (режиссеры – Салават Юзеев) тәкъдим итү белән тәмамлана.    

    Форум «Ливадия» шифаханәсендә (Себер тракты,7) үткәрелә, теркәлү мәшәкатьләре исә 4 декабрь көнне иртәнге сәгать 9да башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100