news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихны гыйбрәт алу өчен өйрәнергә кирәк – Искәндәр Гыйләҗев "Акыл фабрикасы"нда

Галим "Историю надо изучать, чтобы не повторять ошибок прошлого” гыйбарәсенә каршы булуын белдерде.

Тарихны гыйбрәт алу өчен өйрәнергә кирәк – Искәндәр Гыйләҗев "Акыл фабрикасы"нда
Рамиль Гали

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев “Историю надо изучать, чтобы не повторять ошибок прошлого” дигән гыйбарәгә каршы булуын белдерде. Бу хакта ул бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Акыл фабрикасы”ның Public history темасына лекториенда әйтте.

Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, тарихны никадәр тирәнрәк өйрәнгән саен, аның колачлап булмый торган өлкә икәнен ныграк аңлыйсың. “Еллар узган саен, тәҗрибә күбрәк туплаган саен, тарихны аңлаудан һаман да ерагаясың кебек тоела”, – ди ул.

Галим фикеренчә, “Историю надо изучать, чтобы не повторять ошибок прошлого” – ул инде тапталган, ялгыш гыйбарә.

“Үткән хаталарны берничек тә кабатлап булмый аны, яңа хата гына эшләп була, бу дөрес гыйбарә түгел. Тарихны сабак алу, үзебезнең кем икәнне аңлау өчен өйрәнергә кирәк. Татар тарихында горурланырлык та, фаҗигале битләр дә күп, әмма без шуннан сабак алырга тиеш. Тарихка шулай карарга тырышыгыз", – дип мөрәҗәгать итте ул студентларга.

"Тарихтан гыйбрәт алырга кирәк. Без һаман: "Без бөек!" – дип сөйләргә яратабыз. Без бөек, әмма аны исбатларга кирәк. Хәлвә дигән саен, авыз балланмый бит", – ди Искәндәр Гыйләҗев.

Галим студентларга университетта тарихны тирәннән белүгә омтылышы зур булуы турында бәян итте. “Яңа тапкан материаллар турында фәнни җитәкче белән дә сөйләшә идем ”, - диде ул.

Искәндәр Гыйләҗев университетны тәмамлагач үзенең кыскача тормыш юлы белән дә таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100