news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихи җыенга килгән татар блогерлары Тинчурин театрында тәҗрибә уртаклашачак

Җыенда Россиянең 35 төбәгеннән һәм Татарстаннан 350 вәкил катнашыр, дип көтелә.

Тарихи җыенга килгән татар блогерлары Тинчурин театрында тәҗрибә уртаклашачак
Султан Исхаков

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 3 апрель көнне 18:30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге театр буфетында татар блогерлары, туган як тарихын өйрәнүчеләр, социаль челтәр активистларының җыены узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Мари Эл Республикасының “Республика Татар мәдәнияте үзәге” методисты Рамай Юлдашев хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, 3-5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак.

Җыенда Россиянең 35 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашачак.

“Туган як тарихын өйрәнүчеләр социаль челтәрләрдә дә актив, - ди Рамай Юлдашев. - 3 апрельдә 18:30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге театр буфетында җыелып күрешергә иде безгә. Татар блогерлары үзара сөйләшеп, тәҗрибә уртаклашып алыр идек. Бу кичне театрда Башкортстан Республикасы “Туган тел” татар җыры яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре Гала-концерты булачак”.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot