news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 8 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

II Бөтенроссия мөселман корылтаенда Идел-Урал республикасы проекты хуплана.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). 8 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

1918 елда Казанда, II Бөтенроссия мөселман корылтаенда Идел-Урал республикасы проекты хуплана. Аны игълан итү 1 мартка билгеләнә (Резолюция тормышка ашмый кала).

8 гыйнварда табиб, язучы Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштановка 75 яшь (1942)

Россиядә:

1942 елда Бөек Ватан сугышы: Ржев-Вяземь һөҗүм итү операциясе башлана.

1977 елда Мәскәү метросының Арбат-Покров юлында терростистлык акты була. Шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше вафат була, 37 се яралана.

Бүген Россиядә рәсми рәвештә “Балалар киносы көне”н билгеләп үтәләр.

Дөньяда:

1838 елда Морзе әлифбасы белән беренче хәбәр тапшырыла.

1851 елда физика галиме Жан Бернар Леон Фуко Җирнең үз күчәрендә әйләнүен исбатлый.

1957 елда Бобби Фишер 13 яшьтә шахмат буенча иң яшь чемпион исеменә лаек була.

Туган көннәр:

Гали Чокрый – татар шагыйре, мәгърифәтчесе.

Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков 1826 елның 8 гыйнварында хәзерге Башкортостанның Тәтешле районы Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туа.

Әсәрләре: «Тәҗвид» (1860), «Дәрри Гали» шигырьләр җыентыгы (1873), «Шәмг әз-зыя» шигырьләр җыентыгы (1883), «Мәдхе Казан» поэма (1889), Аерым дини китаплар: «Замме назыйр», «Тәрхибе рамазан», «Нәсим әс-саба» (1872), «Тәварихи Болгария, яки Таҗриби Гари» (1879). Шулай ук «Мәнзумате Гали», «Фосули әрбага» хезмәтләре дә бар.

Фәрит Габдрәхим (1933) – Башкортстанда яшәүче татар шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре .

Фәрит Ибраһим улы Габдрәхимов Башкортстанның Бүздәк районы Арслан авылында туа.

Шигырьләре алтмышынчы еллар башында газета-журнал битләрендә, Уфада чыккан «Яшь көчләр» альманахында басылып чыга. Фәрит Габдрәхим 1969 елдан 1994 елга чаклы «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары: “Йөрәк уты: шигырьләр” (1971), “Җирдәге йолдызлар: шигырьләр” (1975), “Анкетага кермәгән юллар: шигырьләр” (1978), “Күңел күзе: шигырьләр” (1985), “Кичер мине: шигырьләр” (1995), “Синең белән мин: шигырьләр” (2000).

Гиз-эл Габид (1918-1955) - фронтовик шагыйрь.

Гыйздулла Лотфи улы Габидуллин  Оренбург өлкәсенең Тоцкий районы Хөсәен (Саиновка) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Ватан сугышында катнаша, гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе — офицер сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза, фашистлар Германиясе җиңелгәч, яңадан Ерак Көнчыгышка китеп, совет гаскәрләре белән бергә Маньчжурия һәм Төньяк Корея җирләренә кадәр барып җитә.

1946 елда армиядән демобилизацияләнгәч, Гиз-эл Габид Урта Азиядә яши, Үзбәкстандагы Карши һәм Шәһресабз шәһәрләрендә балалар укыта. Ватан сугышында алган яралардан сәламәтлеге какшаган Гиз-эл Габид 1955 елда утыз җиде яшендә вафат була.

Гиз-эл Габиднең зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигырь) Ватан сугышы чоры солдат поэзиясен чагылдыра. Аның иҗатыннан аерым үрнәкләр (утыздан артык шигырь) «Алар сафта» (1961) һәм «Беренче карлыгачлар» (1968) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100