news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 4 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Татар язучысы, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевка 70 яшь.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). 4 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, дәүләт эшлеклесе, ТАССРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә 70 яшь (1947).

Россиядә:

1955 елда Советлар Союзы Коммунистлар париясе Үзәк комитеты “В. И. Ленинны искә алу көне турында” яңа карар чыгара.

1980 елда АКШ Президенты Джимми Картер Мәскәүдә үткән Җәйге Олимпия уеннарында катнашмаячаклары турында белдерә.

Дөньяда:

1493 елда Христофор Колумб Европадан Америкага таба сәяхәтен башлый.

2004 елда Марста йөрү өчен җайланган «Спирит» исемле космик аппарат Марска “аяк баса”.

Бүген Бөтендөнья Брайль көне. Аны сукырларга уку өчен җайланган язу төрен уйлап тапкан Луи Брайльнең туган көнендә билгеләп үтәләр.

Туган көннәр:

Җәүдәт Харис улы Фәйзи (1910-1973) – татар композиторы, Г.Тукай премиясе лауреаты.

Җәүдәт Фәйзи Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа.

Ул «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә көйләр яза. Җәүдәт Фәйзи белән бергә «Башмагым» музыкаль комедиясен язалар. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат итә.

Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән җырларның саны ике йөзгә якын. Җәүдәт Фәйзи авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шуларны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара. Ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Камил Якупов (1925-2006) – опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисты.

Камил Якупов Казанда артист гаиләсендә туа.

Камил Якуповның тавышы тенор-альтино була. Аның башкарган төп рольләре: Альфред («Травиата»), Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Мәхмүт («Башмагым»), Йосыф («Акчарлаклар»), Лотфи («Тальян моңы)» һ.б. Ул солист буларак 1983 елга кадәр чыгыш ясый. Аннан соң режиссер ярдәмчесе, хор артисты булып эшен дәвам итә.

Разил Вәлиев (1947) – татар язучысы, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев Татарстанның Түбән Кама районы (элекке Ширәмәт районы) Ташлык авылында дөньяга килә.

Разил Вәлиев «Дулкын», «Таң җыры», «Бер алманы бишкә бүләек», «Ватаным», «Сагынам», «Нигә, әни, нигә картаясың?», «Иң якты йолдыз» һәм башка бик күп җырлар авторы. Аның сүзләренә күренекле композиторлар Р.Яхин, Ә.Бакиров, И.Шәмсетдинов, М.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Кәлимуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Әхиярова, М.Шәмсетдинова, Р.Абдуллин, Ш.Тимербулатов, Л.Хәйретдинова көйләр язалар. Ул җырларны җырчылар И.Шакиров, Ә.Афзалова, Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, В.Ганиева, Р.Ибраһимов, Р.Сәхәбиев, Р.Ибраһимова, А.Вәлиев, А.Фәйзрахманов һәм башкалар җырлый.

Разил Вәлиевнең «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә укыган чакта басылып чыга. Соңрак «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987) җыентыклары нәшер ителә.

Аның Рифкат Миргазизов истәлегенә багышланган «Яшисе килә!» исемле повесте Татарстан АССРның М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Разил Вәлиевнең «Иске сәгать дөрес йөри» исемле, роман һәм повестьларны эченә алган җыентыгы дөнья күрә. Ә 2007 елда әлеге җыентыгы өчен һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен Вәлиев Разил Исмәгыйль улы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Ул кырыктан артык китап, дүрт пьеса, 200дән артык җырлар авторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Разил Вәлиев «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде. АКШның һәм Англиянең биографик үзәкләре Разил Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайлады.

Ким Мөгаллим улы Миңнуллин (1959) - әдәбият белгече, фольклорчы, филология фәннәре докторы (2002).

Миңнуллин Ким Мөгаллим улы  Башкортстан АССРның Илеш районы Нәҗәде авылында туа.
1988-1996 елларда ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында. 1999 дан ТР халыклары телләрен үстерү буенча бүлек мөдире булып эшли. 2006 дан ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазыйфаларын башкара.

Хезмәтләре фольклористика (татар җыр поэзиясе тарихы һәм теориясе) һәм социолингвистикага (ТРда тел сәясәте мәсьәләләре) карый. Алар: “Шигърият һәм җыр” (1998), “Басма сүз һәм татар җырлары”, (2000), “Современные этнокультурные процессы в молодёжной среде Татарстана: Язык, религия, этничность” (2000) һәм башкалар.

Фәнәвил Галиев (1960-2012) – татар артисты, режиссер, драматург, Татарстанның халык артисты.

Татарстанның Арча районы Азяк авылында дөньяга килә. 1982-1992 елларда режиссер һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры булып эшли. 1992 елдан ул Габдулла Кариев исемендәге театрда эшли башлый.

Габдулла Кариев театры сәхнәсендә Фәнәвил Галиевнең җиде пьесасы куела.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100