Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихи календарь: 31 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә
Бүген Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин үз вазифаларын калдырган көн. Бөтен дөнья Яңа елны каршы алырга әзерләнә.
(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). 31 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.
Күренекле вакыйгалар
Татарстанда:
31 декабрь шагыйрь Шамил Мөхәммәтгали улы Гәрәй (Гәрәев)нең тууына 100 ел (1916–1946).
1999 елда Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы булдырыла.
Россиядә:
1994 елда Россия гаскәре Беренче Чечня сугышы вакытында Грозный шәһәрен штурмлый башлый.
1999 елда, яңа ел алды төнендә Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин үз вазифаларын калдыру турында игълан итә. Бу вазифа ул вакытта премьер-министр Владимир Путинга тапшырыла.
Дөньяда:
1869 елда археолог Джон Вуд Измирдан ерак түгел, җирнең өслегеннән 7 метр тирәнлектә Артемида Эфесслы гыйбадәтханәсенең хәрабәләренә юлыга. Борынгы чорда ул Җир йөзендәге җиде могҗизаның берсе булып саналган.
Бүген бөтен дөньяда Яңа елны каршы алалар.
Туган көннәр:
Фатыйма Ильская – татар актрисасы, танылгын сәхнә остасы, Россиянең халык артисты, Татарстанның халык артисты.
Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова) 1902 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә туа. Үзенең сәхнә эшчәнлеген ул 1915 елда «Ширкәт» труппасында башлый, аннары «Сәйяр» труппасында дәвам итә. 1923 елдан башлап Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Бу театр сәхнәсендә ул дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә образлар иҗат итә. Алар - Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер “Мәкер вә мәхәббәт”), Катерина (А.Островский “Яшенле яңгыр”), Дилбәр (К.Тинчурин “Җилкәнсезләр”), Фатыйма (М.Әмир “Тормыш җыры”) һ.б.
Фатыйма Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була.
Җәүдәт Айдаров – музыкант, дирижер. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985).
Җәүдәт Кәрамәтулла улы Айдаров 1918 елда Пермь шәһәрендә мулла гаиләсендә туа.
Бөек Ватан сугышы елларында башыннан ахырына кадәр Ленинград камалышын кичерә, ополчениедә катнаша. Айдаров 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
1951 елда Җәүдәт Айдаров Ленинград консерваториясенең дирижерлык бүлеген тәмамлый. 1959-1965 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен җитәкли. 1960 елда шушы эшчәнлеге өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1963-1975 елларда Казан дәүләт консерваториясендә дирижерлык дәресләре алып бара, удар инструментлар классына нигез сала, беренче укытучысы була. 1985 елда Җәүдәт Айдаровка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
Җәүдәт Айдаров 2000 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.
Назиф Бәхтизин – авыл хуҗалыгы галиме, профессор (1978).
Назиф Бәхтизин 1927 елда Башкорстанның Илеш районының Яңа Аташ авылында туа.
24 китап бастыра. Назиф Бәхтизин селекция белгече Сабирҗан Кунакбаев белән бергә яңа сорт арыш уйлап таба. Аны“Чулпан” дип атый. Профессор Назиф Раян улы – 400гә якын фәнни хезмәт авторы. Шуларның 24е – монография. Басылган хезмәтләренең генә түгел, үзенең дә чит илләрдә даими булуы (АКШ, Канада, Италия, Финляндия,Болгария, Чехословакия һ.б.) аны дөньякүләм галим итеп таныта.
Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почет билгесе орденнары, төрле медальләр белән бүләкләнә.
Ул 2007 елның 21 октябрендә вафат булды.
Вәсилә Разиф кызы Фәттахова – татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты (2015).
Ул 1979 елның 31 декабрендә Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туа.
1999 елны Уфага килгәч Вәсилә Фаттахованы Айдар Галимов үз театр-студиясенә эшкә ала. 2007 елда Вәсилә Фәттахова яңадан сәхнәгә кайтты. Яңа мәдәни программасын әзерләп, республика районнарында иҗат сәфәрен башлап җибәрде.
2008 елда, 10 елга диярлек соңарып, «Туган як» җыры өчен Татар җыры-2008 конкурсында лауреат итеп танылды. "Туган як”, “Язлар саен” (2007), “Мәхәббәт кыллары” (2010) альбомнарын иҗат итте.
2016 елның 26 гыйнварында Уфада тудыру йортында бала тапканда вафат булды.
Шамил Гәрәй – татар шагыйре.
Шамил Мөхәммәтгали улы Гәрәев 1916 елның 31 декабрендә Казан шәһәрендә туа.
1931 елда, «Яшь ленинчы» газетасында аның балалар өчен язган беренче шигыре басылып чыга, тагын бер елдан «Сигналчы җыры» исемле китабы дөнья күрә. 1933—1941 Шамил Гәрәй дүрт шигъри җыентыгын бастыра. Әдәби тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә: А. Чехов хикәяләре, М. Лермонтов шигырьләре, украин фольклорыннан үрнәкләр һәм аерым басма булып Л. Квитконың «Бишек җыры» (1940)9 А. Бартоның «Уенчыклар» (1941) исемле китапчыклары басылып чыга.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Шамил Гәрәй фронтка китә. Мәскәү янында барган сугышларның берсендә чолганышта калып, фашистлар кулына эләгә. Җиңү көнен күрсә дә, тоткынлык аның сәламәтлеген какшата – 1946 елда Шамил Гәрәй вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз