Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихи календарь: 30 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә
Бүген СССР оешу турында декларация гамәлгә кергән. Татарстанда елга 100 миллион тонн нефть җитештерелә башлаган.
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). 30 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.
Күренекле вакыйгалар
Татарстанда:
1922 елда СССР төзелү турында декларация кабул ителгәч, автономиягә “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы” дип исем бирелә.
1970 елда Татарстанда елга 100 миллион тонн нефть җитештерелә башлый.
2010 елда елда Казанда “Кәҗә бистәсе” исемле җиденче метро станциясе ачыла.
Россиядә:
1806 елда киләсе Рус-төрек сугышы башлана. Рус гаскәре Баку шәһәрен басып ала.
1922 елда СССР төзелү турында декларация гамәлгә керә. Советлар Союзы бөтен дөнья тарихында төзелгән иң зур дәүләтләрнең берсе була.
1927 елда рус химигы Сергей Лебедев СССРда дөньяда беренче тапкыр сәнәгать ысулы белән синтетик каучук ясый.
1944 елда Совет гаскәре Калуга шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итә.
Дөньяда:
1991 елда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге оешмасының Дәүләтара авиация комитеты оешa.
1993 елда Израиль һәм Ватикан арасында мөнәсәбәтләр җайга салына
Туган көннәр:
Фәнил Әсәнов – язучы. РСФСР (1980), Башкорт АССР (1976) атказанган мәдәният хезмәткәре.
Фәнил Габделһади улы Әсәнов 1929 елның 30 декабрендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Бозаяз авылында туа.
1985 елдан иҗат итү белән шөгыльләнә башлый. Беренче хикәясе «Шоферлар» 1955 елда «Әдәби Башкортстан» журналында басыла. Беренче китабы – «Юкәләр чәчәк атканда» (1960). Күләмле әсәрләре: «Вәгъдә» (1965), «Урманчы малае» (1966), «Яралы мәхәббәт» (1971), «Гөлләр яфрак яңарта» (1970), «Йолдызлар яуганда» (1974) һәм башка романнар.
«Тол хатын», «Вәгъдә», «Гомер узмый заяга», «Алсу таңнар», «Киң урамнар тар иде» исемле (Нәҗип Асанбаев белән берлектә) сәхнә әсәрләре иҗат итә.
1976 елда Башкорт АССР атказанган мәдәният хезмәткәре, 1980 елда РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исемнәренә лаек була.
Ул 1995 елның 31 гыйнварында вафат була.
Дания Агишева (сәхнә псевдонимы Дана Агишева) – Россия кино артисты, халыкара премияләр лауреаты.
Дания Гаделша кызы Агишева 1980 елның 30 декабрендә Ташкентта туа.
2002 елда Рәүф Кубаевның «Өчәүгә каршы өчәү» (Трое против троих) кинотасмасында беренче ролен уйный. Светлана Проскуринаның «Ерагайган керү юлы» (Удаленный доступ) кинотасмасында төшә, «Киношок» һәм «PacificMeridian» (Тын океан меридианнары; Меридианы Тихого) кебек кинофестивальләрдә «Иң яхшы хатын-кыз ролендә уйнаган өчен» премияләре ала.
2009 елда «Татар княжнасы» киносында шагыйрә Анна Ахматованы (яшь чагын) уйный. 2010 елда «Качу» (Побег) сериалында төшә. Әлеге кинодагы роле өчен «Алтын бөркет» премиясенә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз