news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 3 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген татар әдипләре Зөлфәт һәм Разим Вәлиуллинның юбилейлары.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). 3 гыйнвар нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

1741 елда Казанда постаучылар беренче тапкыр ризасызлык белдереп эш ташлый (Казанда постау мануфактурасы 1714 елда ачыла).

1918 елда Милләт Мәҗлесенең гомуми утырышында Галимҗан Шәрәф җитәкчелегендә эшләнгән Идел-Урал штаты проекты карала. Аны төзү буенча гамәли эш махсус комиссиягә йөкләнә.

3 гыйнварда шагыйрь һәм композитор, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Разим Нәгыйм улы Вәлиуллинның тууына 75 ел (1942-2010)

3 гыйнварда халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең (Дөлфәт Госман улы Маликовның) тууына 70 ел (1947-2007)

Россиядә:

1994 елда Иркутскта Ту-154 лайнеры авиаһәлакәткә юлыга. Барлык 116 пассажир, 9 экипаж әгъзасы һәм җирдә 1 кеше вафат була.

1993 елда Мәскәү шәһәрендә РФ һәм АКШ президентлары Борис Николаевич Ельцин белән Джордж Буш ике ил арасында алга таба стратегик һөҗүм итү коралларын киметү һәм чикләү турындагы килешүгә кул куйган иде.

Дөньяда:

1870 елда АКШ ның иң иске күперләренең берсе – Бруклин күпере төзелә башлый.

1959 елда Аляска АКШ ның 49 нчы штатына әйләнә.

1961 елда Кубада коммунистик режим урнашкач, 3 гыйнвар көнне АКШ республика белән һәртөрле дипломатик мөнәсәбәтләрне туктата.

1977 елда Apple фирмасы беренче компьютерын җитештерә.

Җир Кояшка иң якын килгән көн, арасы 147 миллион километр.

Туган көннәр:

Габдулла Гарифуллин (1925-2002) – Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы герое (1946).

Габдулла Гарифулла улы Гарифуллин ТАССР Арча кантоны (хәзерге Балтач районы) Янгул авылында крестьян гаиләсендә туа.

1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Волхов фронтында хезмәт итә. 1943 елның мартында Ленинград камалышын өзү өчен барган сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елның 23 апрелендә Берлин биналарының берсенең түбәсенә кызыл әләм беркетә. Бер тәүлек эчендә аның җитәкчелегендәге расчет дошманның 9 станоклы пулеметын, 1 тубын, 8 фаустнигын, берничә дистә автоматчысын юк итә. 1946 елның 15 маенда Советлар Союзы герое исеме бирелә.

Рауза Котдус кызы Хәйретдинова – Татар академия театрының мәшһүр артисты. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы.

Рауза Хәйретдинова (Ганиева) 1928 елда Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа.

Иҗат иткән образлары – “Зәңгәр шәл”дә (Кәрим Тинчурин) Мәйсәрә, “Галиябану”да (Мирхәйдәр Фәйзи) Галиябану, “Гүзәлем Әсәл”дә (Чыңгыз Айтматов) Хәдичә, “Таң атканда”да (Ш.Шаһгали) Гөлбикә, “Татар хатыны ниләр күрми” дә (Галимҗан Ибраһимов) Гөлбану, “Әниләр һәм бәбиләр”дә (Туфан Миңнуллин) Вазифа, “Рәхәт яшибез”дә (М.Гыйләҗев) Волчанская һәм башкалар.

Шамил Бикчурин (1928-1991) – татар язучысы, драматург.

Шамил Бикчурин Татарстанның Әлмәт районы Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа.

Алтмышынчы елларның икенче яртысында басылган "Кайнар чишмә" исемле докүменталь повесте һәм "Могҗиза тудыручылар" дигән очерклар китабын яза.

"Каты токым" романы 1972 елда "Казан утлары" журналында басылып чыга. 1974 елда роман татар һәм рус телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә 1976 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә дөнья күрә. Ул шулай ук украин теленә дә тәрҗемә ителгән (Киев, "Днипро" нәшрияты, 1979). 1961 елда язучы “Тальян моңы” исемле музыкаль комедиясен яза.

Илдар Юзеев (1933-2004) – татар шагыйре.

Илдар Гафур улы Юзеев Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа.

Илдар Юзеев шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. Шулай итеп аның 1955 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында аның "Таныш моңнар" поэмасы басыла. "Әнкәй" (1959), "Фәрит-Фәридә" (1959), "Миләүшә" (1954-1965), "Язылмаган поэма" (1964), "Өчәү чыктык ерак юлга..." (1965), "Тынлык белән сөйләшү" (1966), "Карурман" (1971), "Таш диварлар авазы" (1973), "Өзелмәсме кыллар?" (1977), "Таш кала фаҗигасе" (1988), "Өзелгән тәсбих" (1989) кебек лирик, драматик поэмалары басыла.

"Миләүшә" исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен Илдар Юзеев 1968 елда Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, ә "Таш диварлар авазы" һәм "Өзелмәсме кыллар?" исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган "Яшь наратлар" (Җ.Фәйзи музыкасы), "Төнбоек" (Л.Айтуганов музыкасы), "Шофер", "Резидәкәй" (Ш.Мәҗитов музыкасы), "Кайтам инде", "Бөркет турында баллада", "Чит илләргә чыксаң" (С.Садыйкова музыкасы), "Яшьлек дустыма", "Фәүзия җыры", "Таң кызы җыры" һәм башкалар.

Шулай ук ул дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Драматургның иң күп куелган пьесасы – "Сандугачлар килгән безгә" дигән моңсу комедиясе.

1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда "Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелә, 1986 елда ул "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев "Татарстан Республикасының халык шагыйре" исеменә лаек була.

Разим Вәлиуллин (1942) – язучы, композитор. Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (1995).

Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин ТАССРның хәзерге Зәй районы Кадек авылында туа.

Разим Вәлиуллин поэмалар, балладалар, җырлар, лирик һәм публицистик шигырьләр яза, тәрҗемәләр эшли. 1970 елда яшь шагыйрьнең ике дистәләп шигыре "Беренче карлыгачлар" күмәк җыентыгына урнаштырыла.

Разим Вәлиуллин С.Есенин, А.Блок, А.Ахматова, латыш шагыйре М.Чаклайс һәм башка милләт шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ә япон шагыйре Исикава Такубокуның дүрт йөзләп кыска шигырьләрен тәрҗемә итеп, ул аерым китап итеп бастыра.

Разим Вәлиуллин үз шигырьләренә һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләренә бик күп көй язган талантлы композитор да, ул Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (1995). Аның шулай ук хор һәм оркестр өчен язган күләмле музыка әсәрләре дә бар. 1997 елда ул Россия (Татарстан) Композиторлар берлегенә әгъза итеп алына. Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).

Р.Вәлиуллин – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Зөлфәт (1947-2007) – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Дөлфәт Госман улы Маликов ТАССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең "Язмышлар ярында" һәм "Утлы бозлар" дигән ике китабы басылып чыга.

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, "Һаман яратам" (Ф.Хатипов музыкасы), "Төнге утлар", "Каратолым" (С.Шәмсина музыкасы), "Сагынуга дәва юк" (3.Гыйбадуллин музыкасы). Зөлфәт шулай ук "Мәкерле песи" исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л.Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.

Мөхәммәт Мирза (1952) – татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туа.

Әдәбиятка ул узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Ул күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы.

Ул кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Мөхәммәт Мирза эпик жанр әсәрләре — поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның "Әнкәйне сагыну", "Агыйделдә ак пароход", "Турашыр", "Без бабайларсыз үстек", "Сабантуй" һәм башка поэмалары бар.

Мөхәммәт Мирза — республикада үз әсәрләрен һәм татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән укучы нәфис сүз остасы буларак та абруй казанган шәхес. Ул әзерләгән сценарийлар буенча һәм аның үз башкаруында Татарстан радиосы һәм телевидениесендә дистәләгән әдәби-нәфис тапшырулар оештырылды.

2014 елдан "Казан утлары" журналының баш мөхәррире.

Нариман Гарифуллин (1953) – Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның Республикасының атказанган артисты.

Нариман Габдрахман улы Гарифуллин Татарстанның Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туа.

Рольләре: Булат – “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин), Алмаз – “Зифа” (Н.Исәнбәт), Дурандарте – “Болан-Патша” (К.Гоцци), Хәйдәр – “Зөлфия” (К.Әмиров), Егор – “Һаваларда йолдыз” (М.Горький буенча), Ташчәйнәр – “Ахырзаман” (Ч.Айтматов), Хафиз – “Ат карагы” (Т.Миңнуллин), Валера – “Мирас” (Г.Каюм), Петр – “Зөләйха” (Г.Исхакый), Ангысын – “Идегәй” (Ю.Сафиуллин) һ.б.

1989 елда Нариман Гарифуллин “Ахырзаман” (Ч.Айтматов) спектаклендәге Ташчәйнәр роле өчен Татарстанның М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100