news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 29 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

1950 елда татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал музей-йорты ачыла. 1886 елда Карл Бенц Германиядә беренче автомобиль патентлый.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ”). 29 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Татар дөньясында

1950 елда Казанның Островский урамындагы 15 нче йортта  татар әдәбиятының классигы, язучы hәм драмматург Шәриф Камал музей-фатиры ачыла. Ул монда 1928-1942 елларда яшәгән. Алга табан анда татар әдәбияты тарихының музее эшли башлый.

Шәриф Камал 1884 елда Пенза губернасы Инсар өязенең Пешлә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Ләбәжә һәм Түбән Пешли мәдрәсәләрендә белем ала. 16 яшендә атасы белән ачуланышып, Петербург-Казан тимер юл төзелешенә китеп урнаша. Аннары Истанбулдагы Дарелмөгаллиминдә (педагогика институты) укуын дәвам итә. Икенче курстан соң Шәриф Каһирәгә китә, андагы университетның ирекле тыңлаучысы була. Матди кыенлыкларга күрә 1905 елда Россиягә әйләнеп кайта. Санкт-Петербургта яшәүче абыйсы Гыймади Байгилдиев белән бергә мөгаллимлек кыла, соңыннан "Нур" газетасында хезмәт итә: мәкаләләр яза, тәрҗемә белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итә. 1906 елда “Садә" (“Аваз”) исемле шигырьләр мәҗмугасы дөнья күрә.

Моңарчы Ш.Камалның әсәрләре белән "Шура" журналы аша таныш булган шагыйрь, иганәче, алтынчы Закир Рәмиев чакыруы буенча, әдип 1910 елда Оренбургка китә. Анда бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләр нәшер иткән “Вакыт” матбагасында хисапчы, корректор, әдәби хезмәткәр булып эшли. Бер үк вакытта әлеге газета һәм "Шура", "Кармак" журналлары битләрендә актив рәвештә үзенең әсәрләрен бастыра. Сәхнә әсәрләре күренә: "Акчарлаклар" (1914), "Хаҗи әфәнде өйләнә" (1915). Соңгы пьесаны зур уңыш белән Габдулла Кариев Сәйярдә сәхнәләштерә. Бу әсәр революция кадәрге татар комедиясенең өлгесе булып санала.

1925 нче елдан — Казанда. Биредә ул соцреализм рухындагы әсәрләр яза: “Матур туганда”, “Таң атканда” романнары, “Таулар”, “Ут”, “Козгыннар оясында”, “Томан арты” пьесалары. М.Шолоховның "Күтәрелгән чирәм"ен тәрҗемә итә.

1934 елда СССР Язучылар берлегенә алына. "Халык дошманнары" Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гомәр Гали белән "элемтә тоткан өчен" ВКП(б)дан чыгарыла.

1942 елны Казанда вафат була.

1989 елда Бөтенсоюз ирекле тарихи-агарту җәмгыяте "Мемориал" төзелә. ТАССРда аның регионара филиалы барлыкка килә.

Илдә

1676 елда Алексей I, Русия патшалыгының патшасы вафат була.

1833 елны Россиядә беренче шәhәр почта челтәре барлыкка килә.  Бу вакыйга Санкт-Петербург шәhәрендә була.

Дөньяда

1886 елда  Карл Бенц Германиядә беренче автомобиль патентлый.

Туган көннәр

Ильяс Айдаров (Ильяс Сәйяр улы Айдаров) – рәссам, Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Россия сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы, халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы. Тукай премиясе лауреаты (2013).

1956 елның 29 гыйнварында Казанда мигъмарчы Сәйяр Айдаров гаиләсендә туган. Бабасы Ситдыйк Айдаров – драма театры артисты, әбисе Галия Кайбицкая – опера җырчысы, ТАССР халык артисты, үги бабасы Ильяс Әүхәдиев – музыкант.

Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлаган.

И.Айдаров төрле жанрларда (сынлы сәнгать, графика) һәм техникада (майлы буяу, акварель) иҗат итүче күпкырлы иҗат кешесе. Аның рәсемнәрендә тормыш шатлыгы, табигать көче, иҗтиһад энергиясе тоемлана. Тормышчанлык белән уйлап чыгару бергә кушыла.

Ильяс Айдаров, космоста шәхси күргәзмәсен оештырган беренче рәссам буларак (2002, кораб командиры – Россия Герое Сергей Залетин), исеме "Гинесс рекордлар китабы"на (Россия бүлекчәсе) кертелгән рәссам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100