news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 26 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

1918 елда татар милли-либерал «Вакыт» газетасы чыгудан туктый. 1920 елда ТАССР төзелү турында карарга кул куела.

  (Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). 26 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Татар дөньясында

1918 елда татар милли-либерал «Вакыт» газетасы чыгудан туктый. «Вакыт» газетасы – Ырынбурда 1906-1918 елларда чыга.

Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыга. Иң беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими, ә төп нәширләре Шакир һәм Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) була. Башта ул атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыга.

«Вакыт» газетасы XX гасыр башы татар матбугатында күренекле урын биләгән һәм татар газеталары арасында иң алдынгыларының берсе була. Сәяси мәсьәләләрдә сак һәм үлчәүле тонда язган, дини һәм милли мәсьәләләрдә башка милли газеталарга үрнәк булып тора. Уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә киң урын биргән, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүгә теләктәшлек күрсәтә, дәүләт мәктәпләренә кереп укуны эзлекле яклаган. Милли сәүдә һәм сатыла торган җирләрнең мөселманнарга алырга кирәк икәнлеге турында күп язган. Эчтәлеге, техникасы, мәкаләләрнең теле һәм техникасы буенча ул гомум Русия буенча алдынгы урында була.

1917 елда газетада мөхәрир вазифасында Ярулла Вәли эшли башлый. Ә озакламый, 1918 елның 26 гыйнварында, 2309 саны чыкканнан соң, большевиклар карары белән, газета ябыла.

1920 елда ТАССР төзелү турында карарга кул куела.

1929 елда Татарстан китап нәшрияты арифметика, алгебра hәм физика китапларын беренче тапкыр татар телендә бастыра. Ул вакытта әле яңалиф-латин графикасы кулланыла.

1954 елда Казан аэропорты сафка баса. 1979 елда аэровокзал hәм очу полосасы яңа урында төзелә. Совет районында урнашкан иске аэропортта җирле линияләр генә кала. Ә соңрак анда халыкара ипподром төзелә.

1979 елда Краснодарда Советлар Союзы Герое, Брест крепостының соңгы саклаучысы, укчы полк командиры Петр Михайлович Гаврилов вафат була. Ул керәшен татары, 1900 елда Казан губернасы, Питрәч өязендә, Әлбәдән авылында туа. Казанның бер урамы герой исемен йөртә.

Илдә

1918  елда Совнарком председателе В.И. Ленин григориан календаренә күчү турында декретка кул куя. 

1924 елда Петроград (Санкт-Петербург) исемен «Ленинград»ка алмаштыралар.

Дөньяда

Халыкара тамгачылар (таможня хезмәткәрләре) көне.

Туган көннәр

Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елны Казанда туа. Татар шагыйрәсе, балалар язучысы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1913 елның 26 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәптә җиде сыйныф һәм педагогия курсларын тәмамлый, аннары соң Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел балалар укыта. 1934-1938 елларда исә ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укудан соң ул «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият бүлеге хезмәткәре, Актаныш, Буа районы мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радио комитетында балалар тапшырулары мөхәррире һәм сугыштан соңгы елларда башта Яшел Үзәннең Ф3Ө мәктәбендә, аннары Казан химия заводы тулай торагында тәрбияче, шәһәр мәктәбендә китапханәче һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли.

Язучы 1938 елда иҗат итә башлый. Аның «Бүләк» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның тагын 19 проза һәм шигырь китаплары басыла. Алар арасында «Шинель», «Бакча гөлләре», «Дәү әнием», «Дачада», «Беренче чәчәкләр», «Яз бүләкләре», «Әлфия алъяпкычлары», «Йөрим күл буйларында», «Фәридәкәй», «Бүген һәм иртәгә» кебек шигырьләр китаплары бар.

Шуннан башка Әминә Бикчәнтәева «Ана йөрәге» (1959) һәм «Мин аңлыйм сине» (1966) повестьларын яза. Аның кыска мәзәк хикәяләре дә бар (мәсәлән, «Хуҗа Насретдин балалар янында» (1956) хикәяләр циклы).

1983 елда аның иң уңышлы әсәрләре «Минем танышларым» җыентыгында урын ала.

Әминә Бикчәнтәева 1986 елны вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100