news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 25 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген Россия Федерациясе Конституциясе гамәлгә кергән. Христианнарда Раштуа бәйрәме.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). 25 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1952 елда СССР Нефть сәнәгате министрлыгы карары белән Татар геофизик трест «Татнефтегеофизика» булдырыла. Аның офисы Бөгелмәдә урнаша.

Россиядә:

1958 елда Совет җинаять хокукында “Халык дошманы” төшенчәсе юкка чыгарыла. Иң зур иректән мәхрүм итү вакыты 25 елдан 15 елга кыскартыла.

1979 елда Совет гаскәре Әфганстан территориясенә үтеп керә. Әфган сугышы 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуы белән тәмамлана. 

1990 елда Россиядә “Дин һәм вөҗдан иреге турында” канун кабул ителә.

1991 елда Михаил Сергей улы Горбачев телевизион мөрәҗәгатендә СССР Президенты вазифаларын калдыру турында хәбәр итә.

1993 елда 12 декабрьдә бөтенроссия референдумында кабул ителгән Россия Федерациясе Конституциясе гамәлгә керә.

Дөньяда:

1759 елда академик Адам Браун тәҗрибә куеп терекөмеш таба.

1855 елда Канаданың Кингстон шәһәрендә беренче тапкыр хоккей уйныйлар.

1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы иң кызган вакытта Германия, Россия, Франция һәм Бөек Британия дәүләтләре Раштуа уңаеннан вакытлы килешү төзи.  

Барлык христиан илләрендә Раштуа, Гайсә тууы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Шулай ук күп кенә илләрдә бу көн дәүләтнең рәсми бәйрәме.

Григориан календаре буенча ул 25 декабрьгә туры килә. Бу бәйрәм алдыннан христианнар ураза тота. Аны Сочельник дип атыйлар. Гадәт буенча бу көнне сочиво (бал белән пешерелгән арпа яисә бодай ярмалары) ашыйлар. Беренче кичке йолдыз кабыну белән ураза тәмамлана. Бу шулай ук бу көнне чиркәүләрдә төрле Раштуа белән бәйле гыйбадәтләр башкаралар. Йорт хуҗаларына иминлек теләп яшьләр бер йорттан икенче йортка җырлар җырлап йөри. Гадәттә аларга төрле тәм-томнар бирәләр.

Бу көнне мәҗүси күзаллаулар белән бәйле икенче гадәт – йортта чыршы урнаштырып, аны бизәү. Россиягә бу гадәт алманнардан кергән. Аларда бу агач муллык һәм тормыш символы булган. Үзәк һәм Төньяк Европага христиан дине таралгач, аны төрле уенчыклар белән бизи башлаганнар. Шулай итеп ул җәннәт агачы символына әйләнгән.

Туган көннәр:

Морад Рәмзи Морадулла (Мәрдәншаһ Баһадиршаһ улы Рәмзи) – татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме.

1855 елның 25 декабрендә Оренбург губернасы (1865 елдан Уфа губернасы) Минзәлә өязе Әлмәтмулла волосте Әлмәтмулла (Иске Әлмәт) авылында туган.

Унбиш ел буена «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) исемле тарихи эзләнүләр китабы яза. Ул ике томлык булып, 1908 елда Оренбургта басылып чыга, ләкин цензура тыюы сәбәпле, барлык тиражы конфискацияләнә.

1934 елның 2 апрелендә вафат була.

Бигеев (Биги) Муса (иҗади тәхәлүсе Муса Ярулла) – татар дин белгече-философ, публицист.

Муса Ярулла улы Бигеев 1873 елда (иске стиль буенча) 25 декабрендә Пенза губернасындагы (хәзерге Пенза өлкәсе) Каменский районының Кикино авылында туа.

«Иттифак әль-мөслимин» (Союз мусульман) партиясен оештыру өстендә эшли. 1905 елның 15 августында Европа күләмендә иң зур булган, Түбән Новгород ярминкәсе үткәрелгән вакытта, беренче мөселманнар оештыру съезды эшчәнлегендә катнаша. 1917 ел ахырында Муса Бигеев беренче мөселман мәхәлләсен җитәкли, Петроградның собор мәчетендә имам булып билгеләнә. «Әль-минбар» гәҗитен бастыра. Мөселман җәмгыятенең уставын төзи, татар балалары өчен татар телен, тарихын һәм төрки-татар әдәбиятын укыту мөмкинлеге булган мәктәп оештыруга ирешә.

1930 ел ахырларында Муса Бигиев эмиграциягә китә. Германия, Финляндия, Япония, Кытай, Ява һәм башка илләр буенча сәяхәт итә. 1939 ел ахырында Һиндстанга кайта, аннан Әфганстанга җитеп, Кабулда төпләнергә уйлый, әмма колониаль хөкүмәт тарафыннан кулга алынып, 1,5-2 ел Пешевар төрмәсендә утыра. Соңрак азат ителә. 

Үз кулы белән төзелгән исемлеккә Муса Бигеев 120 дини хезмәтләр һәм мәкаләләр кертә. Алар арасында: «Белемдә көч», «Гарәп әдәбияты һәм мөселман гыйлеме», «Коръән һәм изге Язмаларның тарихы», «Өстән генә кешеләрнең ышанулары», «Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр», «Озын көннәрдә ураза», Коръәннең татарчага тәрҗемәсе, «Коръән басылмаларына график төзәтмәләр», «Мөселман канунчылыгы», «Әль-Лузумийат» («Мәҗбүр булмаганның мәҗбүрилеге») авторы филосов имам Абу-л-Алаал-Марринең биографиясе», «Бөек темаларга вак уйланулар», «Фикерләр: Риза-эд-дин б. Фәхр эд-диннең «Дини һәм социаль сораулар» китабына тәнкыйть», «Коръәннең изге аятләрен гаҗәеп яктыртуда Йаджудж», «Шиит фикерләренә тәнкыйть», «Пыйгамбәрнең яшәү көннәре», «Коръәндә морфология», «Ислам чорына чаклы халыкның яшәеше», «Ислам гыйльми университетының программасы», «Исламда Конституция» һәм башкалар.

1949 елның 28 октябрендә Каһирәда вафат була.

Ситдыйк Айдаров - татар артисты.

Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Чыршы авылында туа.

1913 елда «Сәйяр» труппасына килә, беренче роле А.Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр»дә Миловзоров роле була. Аннан соң К. Тинчуринның «Беренче чәчәкләр»ендә, М. Горькийның «Мещаннар»ында чыгыш ясый. «Галиябану» спектаклендә Хәлил образын уйный.

Гражданнар сугышы чорында ул фронт труппаларында хезмәт итә. Ә 1924 елдан 1933 елга кадәр Г.Камал театрында эшли. Төп рольләре: «Мәкер вә мәхәббәт»тә Фердинанд, «Ревизор»да Хлестаков, «Таһир-Зөһрә» Таһир, «Зәңгәр шәл»дә Булат, «Казан сөлгесе»ндә Ильяс, «Сүнгән йолдызлар»да Исмәгыйль һәм башкалар.

1938 елның 13 сентярендә вафат була.

Сара Байкина, Сара (Сарра) Нәбиулла кызы Байкина – актриса, Татарстан АССР халык, Кырым АССР, РСФСР атказанган (1940) артисты.

1895 елның 14 (25) декабренда Әстерхан шәһәрендә туган.

1911 елдан Әстерхан һәвәскәр татар театр труппасында уйный башлый. 1913 елда «Сәйяр» труппасына күчә. 1916-1919 елларда «Ширкәт» труппасында уйный. 1920 елда Казанда Беренче үрнәк татар театрында, 1928-1929 еллар сезонында Татар дәүләт академия театрында хезмәт куя.

«Ләйлә вә Мәҗнүн», «Таһир-Зөһрә», «Бакчасарай чишмәсе», «Чура батыр», «Галим айдамак», «Отелло», «Гамлет», «Юлбасарлар», «Испан побы», «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Һөҗүм», «Оптимистик фаҗига», «Любовь Яровая» һәм башка пьесаларда баш рольләрне уйнаган.

1944 елда Кырым татарлары белән бергә, Үзбәкстанга Әндиҗан шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Ул 1972 елда вафат була. 

Мөсәгыйт Хәбибуллин – татар язучысы, Татарстанның Г. Тукай бүләге иясе (2003).

Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Аның тәүге әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 1950 еллардан күренә башлый, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга.

Соңрак аның «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Хәтер ярлары» (1977), «Чоңгыллар» (1973), «Сулар үргә акса да» (1982) романнары басыла.

«Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», ахыр килеп, «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» тарихи романнары сериясе аны язучы-прозаик итеп таныта.

Ул – Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1977,1987), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия Язучылар берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе (1996).
«Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100