news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 2 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген беренче татар китапханәсе – «Көтепханәи исламия» ачылган.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). 2 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

1836 елда Патша карары белән Казанның беренче ир балалар гимназиясендә көнчыгыш телләрен саклау буенча проект раслана. Шулай ук бе телләрне укыту буенча укытучылар штаты булдырыла.

1906 елда Казанда рәсми беренче татар китапханәсе – шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселманнар өчен филиал бүлекчәсе «Көтепханәи исламия» ачыла.

Казан шәһәр җәмәгать китапханәсенең бүлекчәсе буларак бу китапханәне оештыруга ул елларда шәһәр Думасы әгъзасы, мәгърифәтче галим, педагог, «Йолдыз» исемле (1906–1918) татар газетасының мөхәррире һәм нашире Әхмәтһади Максуди зур тырышлык куя.

Советлар хакимияте урнашкач, 1920–1929 нчы елларда китапханә «Мәркәз шәрык көтепханә-музее» исемендә эшләп килгән. 1920 нче еллар ахыры – 1930 нчы еллар башында китапханә төрле фәнни оешмаларга таркатыла. Нәтиҗәдә, хәзерге вакытта, «Мәркәз шәрык көтепханә-музее» фондының борынгы гарәп һәм фарсы кулъязма-ларыннан, газета һәм журналларның еллык төпләмнәреннән, күпсанлы башка китаплардан гыйбарәт булган зур бер өлеше Казан дәүләт университеты Гыйльми китапханәсендә, бер өлеше Татарстан Китап палатасында һәм аз күләмдәге бер өлеше Татарстан Милли китапханәсендә саклана.

2 гыйнварда тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Сәид кызы Баязитовага 75 яшь (1942)

Россиядә:

1929 елда СССРда 7 сәгатьлек эш көне кертү турында игълан ителә.

1959 елда “Луна-1” исемле беренче планетаара автомат станция эшләп китә.

Дөньяда:

1839 елда француз уйлап табучысы Луи Дагер беренче тапкыр Айның фотога төшерә. Ай – ул Җирнең табигый иярчене. Җирдән Айга кадәр ераклык 400 мең км га якын.

Туган көннәр:

Мөхтәр Мутин – татар артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы.

Мөхтәр Исхак улы Мутин 1886 елның 2 гыйнварында Уфа губернасы Минзәлә өязенең (хәзер Татарстан РеспубликасыныңАктаныш районы) Такталачык авылында туа.

Мөхтәр Мутин Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйный. Мөхтәр Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Ф.Шиллер «Юлбасарлар», Гамлет, Отелло – В.Шекспир «Гамлет» һәм «Отелло», Тартюф – Мольер «Тартюф», Батырхан – Г.Ибраһимов «Яңа кешеләр», Минһаҗ – К.Тинчурин «Кандыр буенда», Бардин, Барон – М.Горький «Дошманнар» һәм башкалар.

1926 елда Мөхтәр Мутинга Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

1937 елда ул кулга алына. 1941 елның 3 июнендә Колымада һәлак була. 1963 елда аклана.

Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич - татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре.

Шәехзадә Бабич элеккеге Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы) Әсән авылында дөньяга килә.

Шәехзадә Бабичнең шигырьләре 1913 елда күрелә башлый. Аның лирикасы Ватанга, туган табигатькә, мәхәббәт хисенә башыглана. 1916-1917 еллар дәвамында язылган «Газазил», «Кандала», «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») кебек күләмле поэмалар иҗат итә.

Ул 1919 елның 28 мартында фаҗигале рәвештә һәлак була.

Баязит Дим – язучы, мөхәррир, журналист.

Баязит Фәтхелислам улы Баянов 1909 елның 24 гыйнварында Уфа губернасы Бәләбәй өязе Әлшәй волосте (хәзерге Башкортстанның Дәүләкән районы) Аюхан авылында туа.

«Яңа авыл» газетасында, студент яшьләр тормышыннан хәбәрләре белән даими катнашып килә. Үзенә Баязит Дим псевдонимын ала.

Утызынчы елларда республика матбугатында «Яз җыры», «Яшьлек», «Барыбер яз килер», «Авылым турында» хикәяләре басыла. 1930 елда авылда күмәкләштерү сәясәте турында «Шалаштагы тормыш» повесте нәшер ителә.

Ул 1945 елның 9 октябрендә вафат була.

Факил Әмәк – татар язучысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004).

Факил Сафин Мөслим районының Әмәкәй авылында 1954 елның 2 гыйнварында туа.

Аның “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьлары, “Биек тауның башларында” романы, “Саташып аткан таң” трилогиясе, күп сандагы хикәяләре, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. язучылар, шагыйрьләр турында язылган фәнни-тикшеренү, критик язмалары, публицистик мәкаләләре, шигырьләре, эпиграммалары, пародияләре дөнья күрә.

2016 елдан Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе.

Дания Сәлимова – телче-галим, филология фәннәре докторы (2001), профессор (2002). Россия табигать фәннәре академиясе әгъзасы (2009). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2012).

Дания Әбүзәр кызы Сәлимова 1957 елның 2 гыйнварында туа.

Фәнни юнәлешләре: Хәзерге татар һәм рус телләренең функциональ морфологиясе, Чәчмә әсәр текстларында сүз төркемнәренең яшәве, Татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы һәм грамматикасы, Сүзләрнең лексик-грамматик классларының статик тасвирламалары, Текст лингвистикасы (Марина Цветаева әсәрләренең теле һәм стиле), Шигъри ономастикон. Ул 4 монография һәм 130 фәнни хезмәт авторы.

Фәрит Яхин – язучы, галим.

Фәрит Зәкиҗан улы Яхин 1961 елның 2 гыйнварында Сарман районы Дүсем авылында туа.

Ул борынгы төрки-татар язма истәлекләрен өйрәнә. 1986-1993 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр. 1993-1999 елларда Казандагы Габдулла Тукай музее директоры. 1999 елдан Татар дәүләт гуманитар институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.
Дистәдән артык китабы басылган. Ислам дине буенча китаплары бар.

Флёра Сәет кызы Баязитова – тел галиме, филология фәннәре докторы (1999).

Ул 1942 елның 2 гыйнварында Балтач районы Иске Салавыч авылында туа.

Хезмәтләре диалектология, этнолингвистикага, татар теле тарихы һәм татар халкының рухи мәдәниятенә, традицион гаилә һәм календарь йолаларына карый.

Фәнни хезмәтләре: “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары” (1995), “Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты” (1997), “Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении”(1986) һәм башкалар.

Гамир Гариф улы Насрый (Насретдинов) – драматург.

Гамир Гариф улы Насретдинов 1916 елның 2 гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Кызыл Кама районы Иске Янҗегет аавылында туа.

«Ялкау Бикмөхәммәт» исемле беренче драмасы 1932 дә басылып чыга. Шуннан соң төрле елларда «Бухгалтер Ашмасов» (1940), «Путёвка» (1941), «Патриотлар семьясы» (1941), «Таныш кешеләр» (1942) пьесалары нәшер ителә. Бөек Ватан сугышы елларында совет сугышчыларының батырлыклары турында шигырьләр, җырлар, хикәяләр, очерклар иҗат итә. Аның «Идел буенда» музыкаль комедиясе (1948), «Күңел дәфтәре» (1949), «Без капчыкта ятмый» (1950), «Кушнарат» (1952) комедияләре, «Кадерле минутлар» (1953), «Туган авылым» (1955), «Яшел эшләпә» (1956) драмалары Татар опера һәм балет, Татар драма һәм комедия, Минзәлә татар драма, Башкорт академия театрларында кела.

Ул 1959 елның 27 декабрендә Казанда вафат була.

Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев – доцент (1988), тарих фәннәре докторы (2005), профессор (2007),

Ул 1946 елның 2 гыйнварында Пермь өлкәсенең Октябрь районы Уразмәт авылында туа.

Басылып чыккан хезмәтләре: 9 китап һәм ике йөзгә якын мәкалә. Дөнья күргән китаплары: «Джихад татарского народа» (1998), «Православные миссионеры в Поволжье» (1999), «Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: от конфронтации к терпимости” (2001), “Ислам и православие в России. XVIII век” (2004), “Батырша восстаниесе: 1755 ел” (рус (2004) һәм татар (2005) телләрендә), “Я и моя родословная” (2009) уку әсбабы һәм башкалар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100