news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 16 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген мәгърифәтче, дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). 16 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда һәм татар дөньясында:

Бүген Татарстанда мәгърифәтче галим, фикер иясе, тарихчы, фәлсәфәче һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818–1889) туган көне.

1938 елда Казанда икенче ТЭЦ эшли башлый.

Россиядә:

Октябрь революциясенең шигаре булып саналган "Таланганны тала (Грабь награбленное)" сүзләре әйтелгән көн. Беренче тапкыр бу шигарьне 1918 елның 16 гыйнварында дон казагы Шамов III Бөтенроссия Советлары Съездында әйтә (без таланганны талыйбыз). 24 гыйнварда бу шигырьне Ленин ВЦИК (Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты) утырышында куллана. Ул "Таланганны тала" гыйбарәсендә дөрес түгел әйбер юк", – дип белдерә. 

1820 елда Россия сәяхәтчеләре Фаддей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазарев Антарктиданы ача.

1963 елда Никита Хрущев СССРда водород бомбасы барлыгы турында игълан итә.

Дөньяда:

2001 елдан "The Beatles" төркеме хөрмәтенә ЮНЕСКО карары буенча "Бөтендөнья Битлз көне" буларак билгеләп үтелә. 

1909 елда инглиз-ирланд сәяхәтчесе Эрнест Шеклтонның экспедициясе Җирнең Көньяк магнит полюсын ача.

1919 елда АКШта “коры закон” гамәлгә кертелә. Спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сату тыела.

1991 елда 30дан артык дәүләтнең берләшкән гаскәрләре Кувейтне Ирак гаскәрләреннән азат итү өчен каршы “Чүлдәге давыл” операциясен башлый.

Туган көннәр:

Шиһабетдин Мәрҗани – татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә туа.

1848 елда Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли. Бу елларда аның Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов һ.б. укымышлылар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып тора. 

Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аның “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) китабы татар тарихына багышланган. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бирелә.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында.

Гыйльманов Кәрим Ибраһим улы – артист,

Ул 1913 елның 16 гыйнварында Биектау районы Мүлмә авылында туа. Татар театр техникумын тәмамлагач, 1933–1937 елларда Казан эшче театрында хезмәт итә. 1938 елда Татар академия театрына күчә. Ватан сугышында катнаша.

Аның рольләре: Боровский - "Диңгездәгеләр өчен" (Б.Лавренев), Крофт – "Ул килде" (Дж. Пристли), Розенбах – "Изге әманәт", Мидхәт – "Чын мәхәббәт" (Т.Гыйззәт), Фәрит – "Тормыш җыры" (М.Әмир), Самсонов – "Мылтыклы кеше" (Н.Погодин), Тәфкилев – "Пугачев Казанда" (Ә.Фәйзи), Миловзоров – "Гаепсездән гаеплеләр" (А.Островский) һ.б. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1954).

Ул 1964 елның 23 декабендә Казанда вафат була.

Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков – шагыйрь.

Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Хәкимҗан Халиков төрле вакытта "Ялкын" журналы, "Яшь ленинчы" газетасы,  "Идел" яшьләр әдәби альманахы, "Совет мәктәбе" журналы редакцияләрендә эшли. 

1969 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган "Йолдызлар ничәү" исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1977 елда аның Казанда русча тәрҗемәдә "Конфит агачы" ("Конфетное дерево") исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. СССР язучылар берлеге әгъзасы 1973 елдан,ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1984).

Ул 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат була.

Мөнир Мәхмүт улы Вафин – татар шагыйре, журналист. 

Мөнир Вафин 1961 елның 16 гыйнварында Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа.

Мөнир Вафин Башкортстан яшьләренең "Өмет" газетасын һәм "Тулпар" журналын оештыруда катнаша. 1994 елдан ул "Азатлык" радиосының Башкортстандагы хәбәрчесе булып китә. Шул ук вакытта "Тулпар" журналының шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире булып эшли.

"Сүзләр чәчтем" исемле беренче җыентыгы Башкортстан китап нәшриятында 2001 елда басыла. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында "Дөнья — куласа" исемле китабы дөнья күрә. 2007 елда шагыйрь Уфада "Йөрәгем парәләре" исемле өченче җыентыгын чыгара. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2015).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100