news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 15 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген беренче татар журналы «Әлгасрелҗәдид» журналы чыга башлаган көн. Җырчы Әлфия Афзалова һәм композитор Нәҗип Җиһановның туган көннәре.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). 15 гыйнвар нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясы:

1905 елда Җаек (Уральск, хәзер Казахстанның Орал шәһәре) шәһәрендә айлык сәяси һәм әдәби «Әлгасрелҗәдид» журнал («Әл-гаср әл-җәдид» – «Яңа гасыр») чыга башлый. Нашире - Камил Мотыйгый. Бу - беренче татар журналы. Икенче татар журналы "Уклар" ярты елдан дөнья күрә.

1906 елда Казанда «Йолдыз» газетасының беренче саны чыга (газета 1918 елга кадәр эшли). Нашире һәм мөхәррире Әхмәтһади Максуди.

1908 елда Казанда Габдрахман Дәүләтшин «Китап» дип аталган китап бастыру һәм сату ширкәтен оештыра.

1957 елда татар һәм рус телендә «Татар поэзиясе антологиясе»нең беренче басмасы – «Антология татарской поэзии» басылып чыга.

1966 елда Бөгелмәдә Ярослав Гашек музее ачыла. Чех язучы-сатиригы, «Гаярь гаскәри Швейк маҗаралары» (рус. Похождения бравого солдата Швейка) романы авторы Ярослав Гашекның (1883-1923) Россиядәге бердәнбер музее.

Россиядә:

1547 елда Бөек Мәскәү кенәзлеге кенәзе Иван IV (Явыз Иванга)  Успен соборы Кремлендә “патша һәм бөтен Русьнең бөек кенәзеисемле яңа титул белән таҗ кидертелә. 

1897 елда кулланылышка алтын акчалар кертелә. Рубль дөньядагы иң ныклы валютага әйләнә.

Дөньяда:

1973 елда АКШ Президенты Ричард Никсон Вьетнамдагы хәрби операцияләрне туктата һәм гаскәрләрне чыгара башлый. Вьетнамдагы сугыш 1977 елга кадәр дәвам итә. 

Бүген Бөтендөнья дин көне. Ул Берләшкән Милләтләр оешмасы инициативасы белән 1950 елдан билгеләп үтелә башлый.

2001 елда Википедия халык энциклопедиясе эшли башлый.

Туган көннәр:

 

Нәҗип Гаяз улы Җиһанов – композитор.

Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа.

1938 елда композитор үзенең беренче операсы «Качкын»ны яза, ул бер елдан ул Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Муса Җәлилнең «Алтынчәч» поэмасына язган операсы өчен Сталин премиясенә лаек була. 1953 елда язылган «Җәлил» операсы Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың Милли театрында уйнала.

1945-1988 елларда - Казан консерваториясе ректоры. 1939-1977 елларда - Татарстан Композиторлар берлеге рәисе. 

Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль, инструменталь 100 дән артык әсәр авторы. СССР һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, СССР ның икенче дәрәҗә Сталин (2 тапкыр) һәм Дәүләт премияләре лауреаты.

Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Казанда вафат була.

Әлфия Авзалова – татар эстрадасының күренекле җырчысы. 

Ул 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актанышта колхозчылар гаиләсендә туа. 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

ТАССРның халык (1970), РСФСР атказанган артисткасы (1983), Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).

Шәйхи Маннур - татар язучысы.

Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.

1934 елда аның «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. Бөек Ватан сугышы башлангач,фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Проза әсәрләре: «Муса» романы (1959-1964), «Агымсуларга карап» исемле автобиографик (1970-1973), «Чын сөю бармы?» исемле лирик повестьлары (1974-1976).

Шәйхи Маннур 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат була һәм туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнә.

Василова Нәфисә – җырчы.

Васильева Анастасия Петровна (чын исеме) 1943 елның 15 гыйнварында Теләче районы Субаш авылында туа.

1965-1996 елларда Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле солисты. Ул «Тәфтиләү», «Сәгать чылбыры», «Гөлҗамал», «Ак бүрек», «Карачтау авылы көе» һәм С.Габәшинең «Кәккүк» (Ә. Ерикәй шигыре), Ә. Бакировның «Җидегән чишмә» (Г. Бәширов шигыре) җырларын башкаручы. 

Татарстан АССРның халык артисты.

Ул 2006 елның 16 июлендә вафат булды. 

Борындыков Микъдәт Юныс улы – сәясәт эшлеклесе.

1918 дә Пермь губернасы мөселман хәрби коллегиясе рәисе, 1919 да губернаның милләтләр эше бүлегендә нәшрият мөдире, татарча чыккан «Коммунист» газетасы мөхәррире.

1920-1921 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең хәрби җитәкчесе (Казан). Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты президиумы әгъзасы, «Безнең юл» журналы мөхәррире.

1930 елда кулга алына һәм 5 елга хезмәт лагерена озатыла. Иреккә чыкканнан соң, Архангельск шәһәрендә яши:1938 дә хезмәт колониясе уку-укыту комбинаты директоры. 1938 нең июлендә кабат кулга алына («Милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше) 8 елга хөкем ителә.

Ул 1965 елда вафат була. 1989 елда аклана.

Мәхмүд Максуд – татар язучысы, тәрҗемәче.

Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов 1900 елның 15 гыйнварында хәзерге Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында мулла гаиләсендә туа.

1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган «Чулпан» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли башлый. 

1919 елның май аенда, үз теләге белән Кызыл гаскәргә язылып, Колчакка каршы гражданнар сугышы фронтына китә. 1934 елдан бирле ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Максуд фронтта политрук, батальон комиссары, татар телендә чыккан «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасының редактор урынбасары булып хезмәт итә. 1944 елда сугыш кырында иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләрен бергә туплап «Үч һәм нәләт җыры» исемле поэтик җыентыгын бастырып чыгара.

А. Пушкинның «Дубровский» повестен (1934), «Русалка» поэмасын (1948) Р. Ролланның «Кола Брюньон» романын (1937), Г. Гейненең «Германия» поэмасын (1939), Л. Толстойның дүрт томлык «Война и мир» («Сугыш һәм тынычлык», 1954-1957) эпопеясын һәм «Анна Каренина» (1960) романын тәрҗемә итә. 

М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.

Сәяр Хәбибуллин – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар композиторы.

Сәяр Зыятдин улы Хәбибуллин 1931 елда Мәскәүдә дөньяга килә.

1968 елда Мәскәүдә «Якты юллар» татар эстрада төркеме төзелә. Бу төркем белән Сәяр Хәбибуллин Урта Азия, Казахстан, Идел буе төбәкләрендә концертлар биреп йөри. 1985 елда концерт оешма каршында С. Хәбибуллин «Хыял» вокаль коллективын оештыра.

Композитор иҗаты тамашачыга Илһам Шакиров башкаруындагы «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры аша таныш. Иҗат еллары чорында композитор дистәләрчә җыр һәм берничә инструменталь пьеса яза. Аның әсәрләрен Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Клара Хәйретдинова, Венера Шәрипова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка җырчылар башкара.

Фаяз Дунай – татар публицисты, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче.

Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин 1936 елның 15 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Алпар авылында игенче гаиләсендә туа.

Фаяз Дунай «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, хезмәт кешеләре турында очерклар яза. Ул әдәби хәрәкәткә, иҗтимагый-мәдәни һәм милли яшәешкә кагылышлы проблемаларны күтәргән күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, тәнкыйди язмалар, эсселар, памфлет һәм фельетоннар авторы.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1994).

2007 елның 22 маенда Чаллыда вафат булды.

Вәлиев Камил Әхмәт улы – физика-математика фәннәре докторы.

Ул 1931 елның 15 гыйнварында Тәкәнеш районы Югары Шүләңгер авылында туа.

Төп хезмәтләре микроэлектрониканың физика-технология проблемаларына, каты җисем һәм сыеклык физикасына карый. Вәлиев инициативасы белән СССРда беренче мәртәбә 1978 дән микроэлектроникада кристалларны электрон нурланышы, рентген литографиясе һәм ион плазмасы нигезендә микротөзүнең субмикрон технологиясен эшләү буенча тикшеренү эшләре башлап җибәрелә.

Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (1992).

Ул 2010 елның 28 июлендә Мәскәүдә вафат булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100