news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 14 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген татар шагыйре Габдулла Тукайның “Габдулла Тукаев диваны” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). 14 гыйнвар нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

1909 елда татар шагыйре Габдулла Тукайның “Габдулла Тукаев диваны” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1962 елда "Дуслык" нефтьүткәргеченең беренче чираты сафка кертелә. Ул Татарстанда табылган нефтьне Көнчыгыш Европа илләренә җибәрү максаты белән төзелә.

Россиядә:

Россиядә Иске Яңа ел билгеләп үтелә.

1700 елда император Петр I дворяннарга европача костюмнар кияргә һәм сакалларын кырырга боерык бирә.

Бүген Россия Федерациясендә Трубопроводлар урнаштыру гаскәрләре көне.

Дөньяда:

1914 елда дөньяда беренче тапкыр Генри Форд автомобильләрне җыйганда конвейер алымын куллана.

1980 елда БМО Генераль Ассамблеясенең Гадәттән тыш сессиясендә катнашучылар СССРның Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүен тулы составы белән диярлек гаепләп чыга.  

Бүген Үзбәкстанда Ватанны саклаучылар көне.

Туган көннәр:

Гали Акыш – татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, язучы.

Ул 1918 елның 14 гыйнварында Төньяк Манчжуриянең Хайлар шәһәрендә дөньяга килә.

1940 елда Гали Акыш Төркиягә күченә. Анда Истанбул университетының икътисад факультетын тәмамлый, журналист булып эшли башлый.  1966-1983 елларда ул "Азатлык" радионың татар-башкорт редакциясендә тәрҗемәче һәм диктор булып эшли.

Гали Акыш 2011 елның 17 июлендә вафат булды һәм Анкараның Җебеҗи зиратында җирләнә.

Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич - татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре.

Шәехзадә Бабич элеккеге Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы) Әсән авылында дөньяга килә.

Шәехзадә Бабичнең шигырьләре 1913 елда күрелә башлый. Аның лирикасы Ватанга, туган табигатькә, мәхәббәт хисенә башыглана. 1916-1917 еллар дәвамында язылган «Газазил», «Кандала», «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») кебек күләмле поэмалар иҗат итә.

Ул 1919 елның 28 мартында фаҗигале рәвештә һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100