news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 13 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бүген тарихчы, әдип, педагог һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең туган көне.

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). 13 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

Бүген Татарстанда прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханны (1886-1926) искә алу көне. Иске стиль буенча әдип 13 (яңа стиль белән 1 гыйнвар) гыйнвар көнне туган.

Россиядә:

13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.

Дөньяда:

1263 елда Терек елгасы ярында Хулагу һәм Алтын Урда ханы гаскәре арасында сугыш була. Алтын Урда ханы Бәркә Дербентны яулап ала.

1990 елда Бакуда әзербайҗан милләтчеләре митингыннан соң шәһәрдә чуалышлар башлана. 35 кеше үтерелә, меңләгән йортлар һәм фатирлар талана.

Туган көннәр:

Ризаэддин Фәхреддин – тарихчы, әдип, педагог һәм дин эшлеклесе.

Ризаэддин Фәхреддин 1859 елда Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туа.

1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен ала. Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэддин Фәхреддин казыйлык вакытында Диния Нәзарәтенең таркау архивын тәртипкә китерә. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнә.

Уфада Ризаэддин Фәхреддиннең бер-бер артлы "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана", "Шәкертлек адабе" кебек дәреслекләре, шулай ук "Сәлимә, яки Гыйффәт" (1899), "Әсма, яки Гамәл вә җәза" (1903), "Асар" кебек хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыга.

Риза Фәхреддин 1906 елның язында "Вакыт" газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра. "Шура" ("Киңәш") дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый. Ризаэддин Фәхреддин аның баш мөхәррире була. Ул аны 1918 елда ябылганчыга кадәр җитәкли. Бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күрә. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф, дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлый.

1923 елның 10 июлендә Диния нәзарәтендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле шунда хезмәт итә.

Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә Уфада вафат була. 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнә.

Фәтхи Бурнаш – татар шагыйре, драматург, публицист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче.

Фәтхелислам Закир улы Бурнашев 1898 елның 13 январенда Сембер губернасы Буа өязе (Чуашстан АССРның Батыр районы) Бикшик авылында мулла гаиләсендә туа.

Мәдрәсәдә укыганда ул "Сәйяр" труппасы артистларына рольләр күчерергә булыша, пьесалар тәрҗемә итә һәм үзе дә шигырьләр, драма әсәрләре яза башлый. Соңрак Буа, Сембер шәһәрләрендә укытучы, шәкертләр җәмгыятендә секретарь булып эшли. Шушы елларда "Яшь йөрәкләр" һәм "Таһир-Зөһрә" дигән сәхнә әсәрләрен яза.

1920-1924 елларда Ф. Бурнаш Казанда Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең "Кызыл Армия", "Татарстан" газеталарында редактор була, "Кызыл Байрак" газетасын, "Чаян" һәм "Безнең юл" журналларын оештыруда катнаша, ачларга ярдәм итү буенча республика комитетының шефлык комиссиясенә җитәкчелек итә. 1924-1928 елларда ул күп санлы сәхнә әсәрләре, шигырьләр, либреттолар, публицистик әсәрләр яза, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Ул 1934 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

Әдип 1939 елда кулга алына, 10 елга хөкем ителә һәм 1942 елда атып үтерелә.

Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева – татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы .

Ул 1928 елда ТАССРның Чаллы кантоны (1930 елдан Сарман районы, 1937 елдан Ворошилов районы, хәзерге Тукай районы) Иске Теләнче исемле авылда игенче гаиләсендә дөньяга килә.

Җыентыклары: "Тыңларсыңмы җырларымны" (1958), "Замандашыма" (1967), "Гөлләр иле" (1977), "Илле җыр" (1988) һ.б.

2005 елның 1 апрелендә Казан шәһәрендә шагыйрә вафат булды.

Наил Галим улы Әюпов – татар актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты.

Наил Галиулла улы Әюпов 1936 елның 13 гыйнварында ТАССРның Мөслим районы Түреш авылында туа.

1962 елның маенда Казан театр училищесына укырга керә һәм, аны 1965 елда тәмамлаганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.

Беренче 3-4 ел эчендә ул Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу"ында Миркәйне, Х.Вахитның "Күк капусы ачылса"сында Ризванны, Ш.Хөсәеновның "Әни килде"сендә Ислам рольләрен башкара. 1970 елдан Н.Әюпов К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә Булатны – 18 ел дәвамында уйный.

Актер 2008 елның 18 июнь көнне вафат булды.

Галиев Ринат Гыймаделислам улы – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССР һәм Башкортстанның атказанган нефтьчесе, Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1939 елда Әлмәт районы Шарлама авылында туа.

Галиев җитәкчелегендә "Татнефть"тә нефть чыганакларын разведкалау, аның кыен чыгарыла торган запасларын эшкәртү буенча технологияләр эшләнә һәм үзләштерелә; Республикада нефть чыгаруның күләме кимү туктатыла һәм тотрыклылана; нефть беренче мәртәбә турыдан-туры экспортка озатыла башлый. Предприятие Россия, нефть компанияләре арасында беренчеләрдән булып, дөньяның фонд базарларына чыга. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән мөһим программалар (атмосфераның пычрануын киметү, чишмәләрне төзекләндерү, сулыкларга килгән зыянны бетерү, авыл хуҗалыгы җирләрен рекультивацияләү һ.б.) гамәлгә ашырыла, кадрларны әзерләү һәм аларның белгечлеген күтәрү системасы оештырыла. Татарстан, Көнбатыш Себер, Башкортстан, Оренбург өлкәләренең нефть чыганакларын үзләштерүне оештыруда катнаша. Уйлап табуга 17 патенты бар.

Ул 2007 елның 23 октябрендә вафат булды.

Хәнәфи Бәдигый – язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, галим.

Канәфи Габделбәр улы Бадыйков 1941 елда Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Х.Бәдигый "Коммунизмга" газетасында (Арча) хатлар бүлеге мөдире, "Мирас" журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Әдәби иҗат белән 1960-1970 елларда шөгыльләнә башлый. Шул еллардан соң аның күпсанлы лирик һәм юмористик шигырьләре һәм поэмалары, очерк-хикәяләре, дистәләгән публицистик һәм фәнни мәкаләләре газета-журналларда, китап-җыентыкларда даими рәвештә басылып тора. Моннан тыш аның үзе иҗат иткән дистәдән артык җыр-көйләре бар. Х.Бәдигый – 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Җәмит Гата улы Рәхимов – язучы, тарихи романнар авторы.

Ул 1935 елда ТАССРның хәзерге Лениногорск районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Җәмит Рәхимовның очерк характерындагы беренче язмалары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Аның "Алтын яткан җирләрдә", "Кобзарь — Тукай кунагы", "Якташларым", "Батырлык чакрымнары" исемле китаплары, газета-журналларда, күмәк җыентыкларда басылган дистәләрчә бүтән очерклары бар.

Әдипнең хезмәт һәм әхлак темаларына багышланган "Девон хәбәрчесе" (1977), "Өлешемә тигән көмешем" (1978), "Тәвәккәл таш яра" (1981) исемле повестьлары да бар. Болардан "Өлешемә тигән көмешем" әсәре "Җитмешенче еллар Корчагиннары" конкурсы премиясенә лаек булды. 1977 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Җәмит Рәхимов 1996 елның 23 декабрендә вафат булды

Газинур Гафиятуллин – Советлар Союзы герое.

Ул 1913 елда Шөгер районының (хәзерге Лениногорск) Сугышлы авылында туа.

1943 елың 5 декабрендә Газинур кече сержант званиесендә кече командирлар әзерләүче полк мәктәбен тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында 1944 елның 13 гыйнварына каршы төндә Совет гаскәренең 37нче дивизиянең 20нче укчы полкы дошман белән бәрелешкә керә. Солдатлар Псков өлкәсенең Овсищи авылын фашистлардан азат итәргә тиеш була. 2нче батальон алдында дошман позицияләрен юк итү бурычы куела. Таң атканда сугышчылар дошман утына каршы һөҗүмгә чыга. Сержант Гафиятуллин дотка 25 метр кала ул аягүрә басып, өч граната ташлый, ләкин пулемет ут яудыруын дәвам итә. Шуннан Газинур амбразураны күкрәге белән каплый.

Газинур Гафиятуллинны Калинин өлкәсе Новосокольнический районындагы Екимово авылы янында җирлиләр. СССРның Югары Советы Президиумы карары белән 1944 елның июнендә Газинур Гафиятуллинга үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1963 елда аның җәсәден Псков өлкәсенең Великие Луки районы Иваново авылындагы туганнар каберлегенә күчерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100