news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 12 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). 12 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

2001 елда Казан дәүләт консерваториясенә татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов исеме бирелде.

Казан дәүләт консерваториясе Идел буе һәм Урал буе республикалары халыклары арасыннан музыкантлар (педагоглар, башкаручылар, композиторлар, музыка белгечләре) әзерли. Аның беренче ректоры татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов (1911-1988) була.

Россиядә:

Бүген Росиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне.

1943 елда Совет гаскәре “Искра” операциясен башлый. Нәтиҗәдә Ленинград шәһәре камалыштан азат ителә.

1945 елда Советлар Союзы гаскәре Көнчыгыш Европада нацист Германиясенә каршы тулы масштаблы һөҗүм башлый.

1950 елда СССРда янәдән хыянәт, шпионлык өчен үлем җәзасы кертелә.

1989 елда СССР тарихында соңгы тапкыр халык саны алына. Дәүләттә бу вакытта 286 миллион 717 мең кеше яшәве ачыклана.

Дөньяда:

1908 елда Эйфель манарасыннан беренче тапкыр хәбәр радио дулкыннары аша тапшырыла.

1991 елда АКШ Конгрессының ике палатасы да Президент Джордж Бушка Ирак һәм Кувейтта агрессиягә нокта кую өчен көч куллануга рөхсәт бирә.

1998 елда кеше клонлауны тыю турында беркетмәгә кул куела.

2010 елда Гаитида көчле җир тетрәү була. Фаҗигадә 222 570 кеше һәлак була. Дәүләтнең башкаласы Порт-о-Пренс тулысы белән җимерелә.  

Туган көннәр:

Камал III (икенче сәхнә псевдонимы Сакмарский) – драма артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1928-1968). ТАССР (1943), РСФСР (1957) халык артисты.

Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов 1900 елның 12 гыйнварында Әстерхан шәһәрендә тегүче гаиләсендә туа.

1924 елдан "Кызыл Октябрь" исемендәге татар театры (соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) артисты. Яңа сәхнәдә иң беренче башкарган роле — Уильям Шекспирның "Гамлет" драмасында Лаэрт.

Ул 50 еллык иҗат гомерендә 400ләп образ иҗат итә.

Әстерханда уйнаган спектакльләре: "Кречинский туе" (А.В.Сухово–Кобылин), "Өйләнү" (Н.В.Гоголь), "Юлбасарлар" (Ф.Шиллер), "Яшь гомер" (Гафур Коләхмәтов), "Банкрот" (Галиәсгар Камал) һ.б.

Камал театрындагы рольләре: Хәлил — "Галиябану" (М.Фәйзи), Бакый — "Ак калфак" (М.Фәйзи), Шаһзадә, Хан — "Таһир-Зөһрә" (Ф.Бурнаш), Хәмит — "Беренче чәчәкләр" (К.Тинчурин), Тукай — "Тукай" (Ә.Фәйзи) һ.б.

1943 елда ТАССР халык артисты, 1950 елда РСФСР атказанган артисты, 1957 елда РСФСР ның халык артисты мактаулы исемнәренә лаек була.

Ул 1968 елның 27 июлендә вафат була.

Камалов Абрик Закир улы – механик. Физика-математика фәннәр кандидаты (1971), профессор (1997). 

Ул 1943 елның 12 гыйнварында БАССР ның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында туа.

Фәнни эзләнүләре үзгәргән җисем механикасы проблемаларына багышланган. Ул 200 дән артык фәнни хезмәт авторы. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009).

Мидхәт Әхмәтов — Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре.

Мидхәт Заһит улы Әхмәтов 1948 елны Илеш районының Теләпән авылында дөньяга килә.

Һөнәре буенча электрик. Эретеп ябыштыручы булып эшли, мәктәптә хезмәт (технология) дәресләре укыта. 2009 елда Югары Яркәй авылына кайтып төпләнә.

Радио элемтәсе белән шөгыльләнә. Интернет сөючеләренә "Башкорт халкына ода" авторы буларак билгеле.

2012 елда Бөре шәһәре һәм районы прокуратурасы "Татар, уян!" интернет-сәхифәсенең басма газетасын ябу карарын чыгарды. Сәбәбе — ул газетада басылган "Башкорт халкына ода" әсәре экстремист эчтәлекле дип табыла.

Ул 2012 елның 21 июнендә вафат булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100