news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихи календарь: 1 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген татар дөньясында зур роль уйнаган Татар театр техникумының рәсми ачылган көн. Әдипләр Рафис Корбан, Айдар Хәлим юбилеен билгеләп үтә.

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”). 1 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

1838 елда «Казан губерна хәбәрләре» газетасының 1 нче саны чыга.

1916 елда «Спартак» аяк киемнәре ачык акционерлык җәмгыяте төзелә.

1923 елда Татар дәүләт театры каршында Татар театр техникумының рәсми ачылу тантанасы була. Директоры итеп Зәки Баязидский билгеләнә.

1 гыйнварда язучы, журналист Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйковка 80 яшь (1937)

1 гыйнварда язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Айдар (Борис) Нәҗметдин улы Хәлимгә (Хәлимовка) 75 яшь (1942)

1 гыйнварда Җырчы, Татарстан АССРның, Мари Эл Республикасының халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Галина Трофимовна Ластовкага 70 яшь (1947)

1 гыйнварда Балалар шагыйре, драматург, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге лауреаты Рафис Харис улы Корбановка 60 яшь (1957)

1979 елда «Вечерняя Казань» газетасының 1 саны чыга.

Россиядә:

1810 елда Россиядә Дәүләт Советы оештырыла. 

1929 елда СССР коммунист партиясе йогынтысы нәтиҗәсендә Әзербайҗанда гәрәп әлифбасы нигезендә язуга нокта куела.

1943 елда Америка журналы «Тайм» Сталинны «ел кешесе» дип атый.

1944 елда 1 гыйнвар төнендә СССРның яңа гимны яңгырый.

 1968 елда Беренче каналда беренче тапкыр “Вакыт” (рус. “Время”) тапшыруы эфирга чыга.

Дөньяда:

630 елда Мөхәммәд пәйгамбәр җитәкчелегендә мөселманнар Мәккәгә килеп, шәһәрне сугышсыз ала.

1863 елда АКШта Авраам Линкольн колларны азат итү турында манифест чыгара.

1993 елда Чехословакия ике дәүләткә таркала – Чехия һәм Словакиягә.


Туган көннәр:

Фатих Әмирхан – күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы.

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа.

1905 елда «Әльислах» исемле газета чыгара башлый. 1907 елның язында Мәскәүдән Казанга кайта. Паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була. Фатих Әмирхан «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли. Татар телендә беренче сатирик роман яза.

1907 елда аның беренче хикәясе "Гарәфә кич төшемдә" языла. 1908 елда "Бәйрәмнәр", шуннан соң "Хәзрәт үгетләргә килде" (1912, "Габделбасыйр гыйшкы" (1914), "Салихҗан карый" (1916), "Сәмигулла абзый" (1916) кебек хикәяләр иҗат итә. 1908-1910 елларда Фатих Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт" исемле сатирик повесть, 1909 елда "Татар кызы", 1911 елда "Хәят", 1912 елда "Урталыкта" романы басыла. Драматургиядә "Яшьләр" (1909), "Тигезсезләр" (1914) пьесаларын яза.

Ул 1926 елның 9 мартында вафат була.

Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев – галим-китапчы, матбугат белгече һәм библиограф.

Исмәгыйль Рәмиев 1895 елның 1 гыйнварында Уфа губернасының Эстәрлетамак шәһәрендә туа.

Ул 1926 елда Казанда басылган "Вакытлы татар мәтбугаты. 1905-1925" исемле китап авторы. Бу хезмәтендә әдип 1905- 1925 елларда чыккан татар телендәге ике йөз иллегә якын газета-журналларга күзәтү ясый.

1931 елның 2 гыйнварында Дин өчен көрәш — социализм өчен көрәш брошюрасын дөньяга чыгарган өчен кулга алына, хөкем ителә.

60 еллар ахырына язучы "Әдәби сүзлек" дигән хезмәтен төгәлли. Бу хезмәттә революциягә кадәрге татар әдәбияты, вакытлы мәтбугат, нәшрият, китапчылык эше, фольклор, милли театр, музыка, нәкыш сәнгате тарихына бәйле мөһим фактлар, вакыйгалар, аерым шәхесләр турында кыскача мәгүлүматлар язылган.

Ул 1969 елның 28 декабрендә вафат була.

Шакир Мөхәммәтҗанов - рәссам-график. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1941).

Шакир Нигъмәт улы Мөхәммәтҗанов 1900 елның 1 гыйнварында Төркистан генерал-губернаторлыгының Җидесу өлкәсе (хәзерге Кыргызстан) Токмак авылында туа.

1931 -1960 елларда Казанда Татарстан китап нәшриятының графика бюросы (сәнгать редакциясе) җитәкчесе булып эшли. Китап бизәү, литография, китап басу өлкәсендә яңалыклар керткәне өчен, күп тапкырлар бүләкләнә.

Казан рәссамнарын бердәм иҗади оешмага туплауга зур көч куя. Татарстан АССР Рәссамнары берлеген оештыруны (1935 ел) башлап йөри. Берлекнең беренче санлы әгъзалык таныклыгын ала. 1936-1938 елларда берлекнең идарәсендә эшли.

Хезмәтләре - «Ташаяк» плакаты (1920 еллар ахыры), «Кыз портреты» литографияләре (1926, 1928), «Пешекченең урам себерүче белән сөйләшүе» (1937), «Хатын-кыз портреты»” (1930 еллар ахыры) картиналары һ.б.

Ул 1972 елның 22 октябрендә вафат була.

Һади Такташ – татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург.

Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Ул укучыларга «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында, «Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы»,  «Җир уллары трагедиясе» әсәрләре аша таныш.

1930-1931 еллар дәвамында Һади Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәре өстендә эшли. Ул шулай ук «Күмелгән кораллар», «Югалган матурлык» һәм «Камил» исемле драма әсәрләре авторы.

Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә тиф авыруыннан Казанда вафат була.

Сөләйман Гафиятуллин – сәясәтче, Тататарстан АССР халык комиссарлары шурасы рәисе (1940-1943), ВКП (б) әгъзасы (1930 елдан).

Сөләйман Хәлил улы Гафиятуллин 1905 елның 1 гыйнварында Казан губернасы Чистай өяз шәһәрендә туа.

1940-1943 ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе. Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән предприятиеләрне Казанда каршылау һәм урнаштыру белән җитәкчелек итә.

1983 елда 1 майда вафат була.

Фәрит Заһидулла улы Яруллин – татар композиторлары, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче, Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1958). Камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын эшкәртүче дә булган.

Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында Казанда туа.

Бөек Ватан сугышында 1943 елның 17 октябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровина районында барган бәрелешләрдә Фәрит Яруллин һәлак була. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня исемле авылда җирләнә.

Фәрит Яруллин татарның беренче милли балетын тудырган шәхес. Аның «Шүрәле» балеты 1945 елдан алып Казанда, Мәскәүдә генә түгел, ә Советлар Союзының башка республика башкалалары театрларында да, Болгария, Румыния, Германия кебек илләрнең сәхнәләрендә уйнала килә.

1958 елда аңа Тататрстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирү турында карар чыгарыла.

Рафаил Төхфәтуллин – язучы, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984).

Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында ТАССР Арча кантоны (хәзерге Арча районы) Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туа.

1948 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында «Сабакташлар» исемле беренче хикәясе басыла һәм премиягә лаек була. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы («Таныш гөрелте») 1954 елда дөнья күрә. Әлмәткә күчеп килгәч, нефтьчеләр, төзүчеләр турында яза. 34 китап язып бастыра. Әсәрләре казакъ, үзбәк, каракалпак, чуаш, башкорт, инглиз, француз, алман, испан, поляк теле поляк, чех телләренә тәрҗемә ителгән. 

1984 Татарстан АССР атказанган мәдәният хемәткәре мактаулы исеменә лаек була.

Ул 1994 елның 15 июлендә вафат була.

Шамил Башкиров – галим-физик, физика-математика фәннәре докторы (1970), професор (1971), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1980). КФУда яңа фәнни юнәлешне (Мессбауэр спектроскопиясе) нигезләүче.

Шамил Шаһвәли улы Башкиров 1927 елның 1 гыйнварында Казанда туа.

Магнит резонансы һәм парамагнит релаксациясе буенча белгеч буларак, мессбауэр спектроскопиясен тикшерү төркеме (лаборатория 1969 елда кафедра итеп үстерелә) оештыра. Гомуми физика, теоретик физика, каты җисем физикасы буенча 320 дән артык фәнни хезмәте нәшер ителгән. Магнитлы җисемнәрнең, ферритларның микротөзелешен гамма-резонанслы тикшерүе белән халыкара таныла.

1980 елда РСФСР атказанган фән эшлеклесе, 2004 КФУның шәрәфле профессоры мактаулы исемнәренә лаек була.

Ул 2010 елның 4 мартында вафат булды.

Ягъфәр Әхмәтшин – Советлар Союзы герое.

Ягъфәр Әхмәт улы Әхмәтшин 1924 елның 1 гыйнварында Урта Идел өлкәсе Богырыслан округы (хәзерге Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы) Котлый авылында крәстиян гаиләсендә туа.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елда фронтка җибәрелә. Брянск, беренче, икенче, өченче Белоруссия фронтларында була. 1943 елда Курск дугасында сугышларда катнаша. 1нче Белоруссия фронты 48нче армия 399нчы укчы дивизия 1348нче укчы полкның взвод командиры Әхмәтшин Польшаның Остров-Мазовецка шәһәре янында аның взводы бер ротага якын дошманны юк итә, танкка каршы ата торган 3 тупны кулга төшерә.

1944 елның 4 сентябрендә ул рота командиры була. 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы герое исеме бирелә.

1945 елның 17 гыйнварында һәлак була, Варшава воеводалыгының Карнево бистәсендә җирләнә.

Гатаулла Салихов – Советлар Союзы герое (1943).

Салихов Гатаулла Салих улы 1924 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча кантоны Түбән Оры авылында туа.

1943 елның февраленнән хәрби хезмәттә. 518нче укчы полк отделение командиры сержант Салихов 1943 елның 12 июленнән 3 сентябрьгә кадәр Большой Малиновец һәм Сегуха авыллары янындагы сугышта снайпер мылтыгы һәм пулеметтан ут ачып 40 тан артык дошманны юк итә. Сугыш барышында башта взвод командирын, аннан соң рота командирын алыштырып, сугышчыларны штыклы һөҗүмгә күтәреп, дошманга ташлана. 1943 елның 27 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Адлер Камил улы Тимергалин — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975 елдан).

Ул 1931 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туа.

1956 елда Казанга килә һәм, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәннән соң, 1969 елларда Татарстан китап, нәшриятында фән-техника әдәбияты редакторы хезмәтен башкара. 1970-1978 елларда ул язучылык, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Адлер Тимергалин – татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган «фантаст» язучы. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында, ә өч хикәясе тупланган беренче китабы («Пәһлеван кабере») 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң үткән ике дистә ел эчендә авторның тагы сигез китабы дөнья күрә («Ике хикәя, бер хыял», «Ерак планетада», «Мәңгелек хатирәләр» һәм башкалар).

Адлер Тимергалин кечкенә юмористик хикәяләр, фельетоннар, төрле фәнни башваткычлар, логик мәсьәләләр һәм тел белеменә караган җитди хезмәтләр авторы буларак та билгеле. Тимергалин «Русча-татарча техника терминнары» (1963), «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары» (1971), «Русча-татарча астрономия терминнары» (1974), «Русча-татарча физика терминнары» (1981) кебек сүзлекләр төзү һәм чыгаруда катнаша.

Ул 2013 елның 16 гыйнварында вафат булды.

Шамил Маннапов – шагыйрь һәм прозаик.

Шамил Мәгыйзь улы Маннапов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасының Әлки районы Татар Мулла авылында крестьян гаиләсендә туа.

1965 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире. Аннан соң «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлегенең өлкән хәбәрчесе, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1986–1989 елларда ул – Татарстан китап нәшриятында, 1989–2001 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире.

1967 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә «Яшьтәшләрем» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. 1970–1982 еллар арасында «Әти урманы» китабы, «Кайту» (1981), «Апрель авазы» (1987), «Җиргә сыенам» (1990), «Өндәге төшләр» (1997) исемле шигъри китаплары нәшер ителә.

Шамил Маннапов 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Ринат Таҗетдинов (сәхнә псевдонимы Ринат Таҗи) – драма һәм кино актеры, Камал театры артисты, Татарстан АССРның (1973) һәм РСФСРның (1982) халык артисты. Тукай премиясе (1967), СССР Дәүләт премиясе (1986), «Алтын битлек» премиясе (2016) лауреаты.

Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа.

Башкарган рольләре – Хәнҗәр«Көзге ачы җилләрдә» Аяз Гыйләҗев, Мирвәли «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев, Глумов «Котырган акчалар» Алексей Островский, Карандышев «Бирнәсез кыз» Алексей Островский, Галиәсгар Камал «Тукай» Әхмәт Фәйзи, Дивана «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим, Муса Җәлил «Муса Җәлил» Нәкый Исәнбәт һәм башкалар.

Иршад Гафаров – тарихчы-галим.

Иршад Гафаров 1942 елның 1 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында дөньяга килә.

Галим тарафыннан башкарылган хезмәтләрнең төп темасы – татар халкының ерак үткәне яктылыгында аның бүгенгесе һәм киләчәге проблемалары. Төрле журналларда, фәнни җыентыкларда басылып чыккан йөзгә якын хезмәтләре тарихи чыганакларга, башлыча Татарстан һәм Сембер өлкәсе архивларында табылган күпсанлы документларга нигезләнеп язылган. Тарихчы галимнең соңгы елларда чыккан «Болгар-Казан тарих көзгесендә», ике кисәктән торган «Туган як мирасы», «От истоков к истине», «Встречи через века» һ.б. китапларын студентлар уку ярдәмлеге рәвешендә файдаланыла.

Айдар Хәлим, тулы исеме Борис Нәҗметдин улы Хәлимов – язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туа.

Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби тәнкыйте өлкәләрендә эшли. Шагыйрь буларак, аның беренче китабы татар телендә 1969 елны Казанда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыга. Укучыга ул «Беренчеләр», «Ул елда», «Өмә», «Печән чапканда», «Набат белән Нәфисә турында хикәят», «Яралы бөртек», «Эксперимент-86» һ. б. әсәрләре аша таныш.

Әхмәт Мазһаров – химия галиме.

Әхмәт Мазһар улы Мазһаров 1943 елның 1 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Сасна авылында дөньяга килә.

1972 елда химия фәннәре кандидаты була.1 984 елда Әхмәт Мазһаров техник фәннәр докторы, 1990 елдан профессор. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең академигы итеп сайлана. 2006 елда Татарстан Фәннәр Академиясе президенты булып сайлана.

Әхмәт Мазһаровның нефть химиясенә караган 165 фәнни хезмәте, 130 патенты бар.

Кадим Җәмитов – сынчы. Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстанныңатказанган сәнгать эшлеклесе (1996).

Кадим Җәлил улы Җәмитов 1946 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Олы Арташ авылында туа.

1973 елдан Мәскәүдә яши. Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге лауреаты. Сыннары дөньяның 12 илендә, дәүләт һәм шәхси күргәзмәләрдә күрсәтелә.

Нурия Измайлова — татар шагыйрәсе.

Нурия Халит кызы Измайлова 1950 елның1 гыйнварында Башкортстанда укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

Беренче шигырьләре 1965 елда, тугызынчы сыйныфта укыган чагында басылып чыга. Соңрак Нурия Измайлова Казанда татар телендә алты шигырь һәм бер проза җыентыгын нәшер итә.

1996 елдан ул АКШта яши.

Әсхәт Хисмәтов – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты (2003 ел).

Әсхәт Хисмәтов 1952 елның 1 гыйнварында Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә.

1978 елда Казан театр училищесын тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.

Рольләре – Булат «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин), Ильяс «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин), Хәйретдин «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш), Марат «Туй алдыннан» (Х. Вахит), Гөлүс «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И. Юзеев), Иван «Бирнәсез кыз» (А. Островский), Денис Иванович «Җимерелгән бәхет» (А. Островский), Хәсән «Ләйсән ире Хәсән» (Ю. Сафиуллин) һәм башкалар.

Рафис Корбан - татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанныңатказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012 — 2016).

Рафис Харис улы Корбанов 1957 елның 1 гыйнварындаТатарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә.

1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була.

Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1996) исемле пьесаларын сәхнәләштерде. Шулай ук ул укучыга  «Керпе малае дуслар эзли» дигән пьесасы 1995 елда Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куелды, Чаллы курчак театрында «Куркуын җиңгән Куян» (1998), Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» (2001) әсәрләре аша да таныш.

Салават Гыйләҗетдинов – Башкортстанда яшәүче татар рәссамы.

Салават Мөхәммәт улы Гыйләҗетдинов Борай районының Борай авылында туып үсә.

1998 елдан Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Русиянең Каллиграфлар берлеге әгъзасы, “Уфимский лубок” проекты авторларының берсе. Ул графика өлкәсендә эшли (пастель, граттография, линогравюра, катнаш басма графика, китап графикасы һәм башкалар). Бүген Уфада яши һәм иҗат итә.

Салават Гыйләҗетдинов — күпчелек Башкортстан Республикасы муниципаль районнарның һәм шәһәрләрнең рәсми герб һәм байрак сурәтләре авторы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100