news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Тарихи бранч”ның икенче утырышы: мәгърифәт, никах-талак, Әләзән һәм башкалар турында

“Тарихи бранч” - Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының уртак проекты.

“Тарихи бранч”ның икенче утырышы: мәгърифәт, никах-талак, Әләзән һәм башкалар турында
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының уртак проекты булган “Тарихи бранч” утырышының икенчесе хатын-кыз һәм гаилә темасына багышланган иде.

Проект кунаклары - үзенең фәнни эшләрен татар мәгърифәтчелеге (җәдитчелек), татар мәктәпләре тарихы, хатын-кызлар хәрәкәте темаларында алып барган галим, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова, “Метрика кенәгәләрендә татар гаиләләре” темасын ачып биргән Эльмира Сәлахова һәм Пенза өлкәсенең Әләзән авылы мисалында “консервацияләнгән” традицион татар авылындагы традицион татар гаиләсе турында сөйләгән Лилия Сәгыйтова.

Модератор – яшь тарихчы Илдар Шәфыйков.

“Бүгенге көндә аерылышулар проблемасы кискенләште. Бу темага тарихи кыйммәтләрне барлап якын килергә кирәк, - диде Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова кунакларны сәламләп. - Архивлар – тарихны бизәмичә күрсәтүче, чынбарлыкны бәяләргә мөмкинлек бирүче чыганаклар ул. Әлеге утырышлар мифларны ачып бирергә һәм үз нәтиҗәебезне ясарга мөмкинлек бирә”.

“Тарихи бранч” – айга бер мәртәбә оештырыла торган “тарих дәресләре”. Ул Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының яңа бинасында үткәрелә. Аның темасы алдан билгеләнеп, спикерлар чакырыла. Проектның беренчесе “Татарлар һәм революция” темасына багышланган иде.

Оештыручылар әлеге проектта тел мәсьәләсен өскә калкытмыйлар. Лекцияләр спикерга сөйләү өчен уңайлы телдә алып барылачак. Монда асыл максат – татарлар һәм татарлар тарихы.

Проектның чираттагы утырышы апрель азагына планлаштырылган. Оештыручылар әйтүенчә, ул 9 май алдыннан Бөек Ватан сугышы темасына да багышланырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100