news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчылар һәм һәвәскәрләр “Тарихи бранч” клубында Мәрҗани иҗаты турында фикер алышачаклар

“Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсендә дин белгеченең метрика китабы һәм үлеме турында язу белән танышырга мөмкин булачак.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Дүшәмбе көнне, 10 декабрьдә, 12:00 сәгатьтә “Корстон” күңел ачу комплексының “Пушкин” залында “Тарихи бранч” клубының чираттагы утырышы узачак. Ул “Мәрҗани: шәһәр мәдәнияты кичә һәм бүген” темасына багышланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт архивының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Тарихи бранч” – клуб-лекция проекты. Анда профессиональ тарихчылар һәм тарих белән кызыксынучылар җыела. Сессия татар дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тормышына һәм эшчәнлегенә, шулай ук шәһәр татар мәдәнияте тарихына багышланачак.

Шунда ук “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дип исемләнгән күргәзмә һәм документлары да тәкъдим ителәчәк. Анда документлар инсталляциясе: гомеренең соңгы елларында Мәрҗанинең әтисе тутырган метрика китабы, Мәрҗанинең үлеме турында язылган метрикә китабын карап булачак.

Экспозициядә Иске татар бистәсенең фотодокументлары белән тулыландырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100