Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тарихчылар хисап тота
Тарихчылар хисап тота
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында 2004 елга йомгаклау конференциясе ачылды. Знче февральгә кадәр дәвам итәчәк конференциядә гыйльми хезмәткәрләр ел дәвамында башкарган эшләренә хисап тотачак.
Конференция секцияләргә бүленеп эшли. Кичә беренче секциядә урта гасыр, яңа һәм өр яңа тарих бүлекләрендә хисап докладлары тыңланды. Урта гасыр чорын өйрәнүче бүлек мөдире Илдус Заһидуллин үзенең чыгышында Казандагы Печән базары мәчетен төзү тарихын өйрәнүе турында сөйләде. Тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галлямов XVI гасыр язма чыганакларындагы топонимнарны һәм гидронимнарны өйрәнеп, туган ягыбызның тарихына күп кенә ачыклыклар кертү мөмкинлеген исбатлады. Мәсәлән, Иске Казан элек Эчке Казан дип аталган, тик 1678 елгы исәп алу китапларында гына ул Иске Казан дип языла башлаган икән.
Әлеге бүлекнең фәнни хезмәткәре Алсу Арсланова исә Казан дәүләт университеты китапханәсендәге фарсы чыганакларын өйрәнүе хакында сөйләде. Тарих фәннәре кандидаты Габделбәр Фәйзрахманов Көнбатыш Себердәге татар дәүләтләре тарихындагы проблемаларны тикшерү турында чыгыш ясады. Урта гасыр тарихын өйрәнүче галимнәр бу чорда әле күп кенә өйрәнелмәгән темалар булуын да әйтеп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз