news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихчы: Википедиягә башкорт телле әдәбият алданрак кертелгән, безгә урын калмаган

Айдар Ногманов башкортларның Википедиягә язмаларын алданрак урнаштыруы сәбәпле, кайбер дәлилләрне җиткерүдә проблемалар тууын әйтте.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарихчы Айдар Ногманов Википедиягә мәгълүмат урнаштыруда килеп чыккан проблемалар турында сөйләде. Аның әйтүенчә, башкорт телле мәгълүмат, әдәбиятка сылтама алданрак кертелү сәбәпле, кайбер фактларны җиткерүдә кыенлыклар туа.

«Википедия барлык фактларны әдәбиятка сылтама куеп раслый. Башкорт коллегаларыбызның шактый чыганаклары шик астына куелырга мөмкин. Шуңа күрә хакыйкать дөрес бирелми», — диде тарихчы Айдар Ногманов Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган «Википедиядә тарихи контентны популярлаштыру: мөмкинлекләр һәм проблемалар» түгәрәк өстәлендә.

Аның сүзләренчә, башкорт әдәбияты Википедиядә кулланылышка кергән, кабул ителгән ә «безнең әдәбият» ачык кулланылышка чыгу мәсьәләсендә артта калган. Шулай ук мәкаләләр саны буенча да татар чыганаклары күпкә кайтышрак. Өстәвенә башкорт коллегаларыбыз соңгы елларда чыккан чыганакларга игътибар итә, диде галим.

«Татарстанның көнчыгыш районы торак пунктлары турында яза башлагач, бу хактагы мәгълүматны Википедиядә безгә кадәр урнаштырылганын аңладык. Коллегаларыбыз бик күп хезмәтләр язган, алар язмаларын шул хезмәтләргә сылтап куя», — ди Ногманов.

Галим техник сәбәпләр аркасында бу чыганакларга сылтамаларны төзәтү мөмкин түгеллеген, соңыннан кертелгән сылтамаларның кабул ителмәвен әйтте. «Бер үк материалда вакыйгалар ике төрле — башкорт авторлары һәм безнең авторлар карашынча бәян ителә. Нәтиҗәдә, аңлашылмаучанлык туа. Миңа калса, менә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк», — диде ул.

Галим бу мәсьәләнең хәл итү юлларын әлегә күрмәвен, кемнеңдер казый ролен алырга тиешлеген әйтте. «Башкорт коллегаларыбыз 1990 нчы елдан башлап Башкортстанның көнбатышында яшәгән халыкка багышлаган хезмәтләрен куя. Алар фикеренчә, бу төшенчә Татарстанның көнчыгыш районнары халкын да үз эченә ала» — диде тарих фәннәре кандидаты Айдар Ногманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot